Сообщения

Татарстан футболы яңалыклары

РФС КДК “Рубин-2″ командасына 1000 сум күләмендә штраф салды. (“ФНК”) ———————————— Травма алу сәбәпле ике ай ярым уйнамаган Евгений Качан кичә “КАМАЗ” дублерлары өчен чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: әлеге сакчы 6 сезон буе Красноярск “Металлург”ы өчен чыгыш ясады, зәңгәрле-аклыларга 2008 нче елда күчте һәм 23 уенда катнашты. 2009 нчы елгы сезонда 27 яшьлек футболчы Воронеж “Факел”ы һәм Липецк “Металлург”ы өчен арендада уйнады, ә Яр Чаллыга кайткач, 2010 нчы елгы сезон башында Төркиядәге җыен вакытында җәрәхәт алды. Шулай итеп, Чаллы командасында лазаретта бары тик ярымсакчы Рифат Мостафин гына калды. (OneDivision.ru) ———————————— “Жемчужина” – “КАМАЗ” 3:2 (1:2) Голлар: Перов А., 37 (0:1), Гогниев С., 42 (0:2), Данишевский А., 44 (1:2), Рикарду С., 78 (2:2), Рикарду С., 90 (3:2). (“ФНК”) ———————————— Элек Кишиневтан “Зимбру”өчен чыгыш ясаган һәм 51 уенда 7 туп керткән 21 яшьлек Молдавия һөҗүмчесе Александр Антонюк “Рубин” белән 4 еллык килешү төзеде. (“Рубин” пресс-үзәге...

Безнекеләр дөнья чемпионатында

“Рубин” ярымсакчысы Макбет Сибайя КАРдагы дөнья чемпионатында беренчелек хуҗалары өчен Франция җыелмасына каршы уйнады. Сибайя баштан ук уенга чыкты, матч беткәнче уйнады һәм үз җыелмасына французларны 2:1 исәбе белән җиңәргә булышты. Кызганыч, Макбет өчен дөнья чемпионатындагы беренче матч бер үк вакытта соңгысы да булды. КАР җыелмасы, җиңүгә карамастан, плей-оффка чыга алмады, “А” төркемендәге икенче урынны керткән-керттергән туплар аермасы буенча Мексика җыелмасына калдырды. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” “Арис” белән очрашачак

Австриядәге җыенда өченче контроль уен өчен көндәш билгеләнде. “Рубин” грек “Арис”ы белән очрашачак. Салониклардан килгән команда соңгы Греция чемпионатында бишенче урынны алган. Шулай итеп, барлык контроль уеннар исемлеге түбәндәгечә: 24 июнь – “Динамо” (Киев, Украина) 29 июнь – “Локомотив” (Мәскәү) 3 июль – “Арис” (Салониклар, Греция) (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Израиль җыелмасы сакчысы Кейнан “Рубин” белән 3 еллык килешү төзер дип көтелә

Израиль җыелма командасы сакчысы Декель Кейнанның рәсми вәкилләре клиентларының “Рубин” белән контракт шартлары телдән килешенде дип белдерәләр. Аларның сүзләренчә, 25 яшьлек футболчы Рәсәй чемпионнары белән 3 сезонлык килешү төзергә тиеш. Хезмәт хакы елга €450-500 мең булыр дип уйланыла. “Казанлылар Австриядә Кейнанны бик яхшы кабул иттеләр, – диде уенчының агентларының берсе булган Гилат Кацав. – Әлегә Декель 2 әзерлектә катнашты, Киев “Динамо”сына каршы булачак пәнҗешәмбе көнге контроль уенда да кырга чыгар дип көтелә. Ахырда барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм: нинди дә булса авырлыклар чыгу өчен сәбәпләр күрмим”. (“Спорт-Экспресс”) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” яшьләр составы “Вентспилс” белән уйнады

Латвиядәге җыенда “Рубин” яшьләр составы ” Вентспилс” белән контроль уен үткәрде. Әлеге команда Латвия чемпионаты лидерлары сафына керә һәм хәзерге вакытта турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Уен кискен рухта үтте һәм тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1. Исәпне Латвия футболчылары ачты. Бу 28 нче минутта булды. Казанлылар Баһадир Насыймовның 49 нчы минуттагы голы белән җавап кайтардылар. “Рубин”ның яшьләр командасы уенга түбәндәге состав белән чыкты: Нестеренко, Жестоков, Чернов, Кулеша, Мищенко, Сәмигуллин, Җәлилов, Бикчәнтәев, Умарбоев, Куклев, Портнягин. Уен барышында алмашка чыгучылар: Устинов, Тарабриков, Ситдиков, Әскәров, Бранди, Кухарчук, Насыймов. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Чылбыр

1. кадерлем 2. матурым 3. җаным 4. акыллым 5. җимешем 6. сердәшем 7. күз нурым 8. йомшагым 9. сөеклем 10. көмешем 11. асыл ташым 12. якыным 13. йөрәгем 14. язым 15. кояшым 16. ташбашым 17. киләчәгем 18. җан тынычлыгым 19. өметем 20. үткәнем 21. песекәем 22. сандугачым 23. усалым 24. мәхәббәтем 25. уңышым 26. энҗем 27. асыл кошым 28. тынычлыгым 29. яратканым 30. изге кешем 31. гомерем 32. язмышым 33. йолдызым 34. хыялым 35. якты көнем 36. бәхетем 37. сөенечем 38. аккошым 39. карлыгачым 40. батырым 41. көткәнем 42. былбылым 43. акбүз атым 44. сөяркәм 45. тәтием 46. иркәм 47. бердән берем 48. бәхет җимешем 49. татлы хыялым 50. шифам 51. сулар һавам 52. серле йомгагым 53. җырлар җырым 54. яшәү ямем 55. хәйләкәр төлкем 56. бәләкәчем 57. таң йолдызым 58. җан ярам 59. җанымның яртысы 60. аем 61. аяктан егучым 62. керпем 63. гүзәлем 64. эшчәнем 65. яшәү ямем 66. яшәү тәмем 67. өзелеп сөйгәнем 68. юлдашым 69. сердәшем 70. кычы...

Татарга тагылучы бәйрәмнәр

Биредә татарларга бернинди дә катнашы булмаган, әмма тагылган, үткәрелүче берничә бәйрәм турында язылды. 1) Татьяна көне. Имеш, студентлар бәйрәме. Ә кем соң ул Тат ь яна, безгә ни катнашы бар аның? Христиан дине вәкиле булып тора ул. Бәйрәм буларак МДУ ачылгач үткәрелә башлаган. Әмма Татиана Римская - "раннехристианская мученица", һәм бәйрәм нәкъ менә аны искә алу көне булып үткәрелә. 2) Изге Валентин көне. Яки Гашыйклар көне. Яшьләр бер-беренә "валентинка"лар бүләк итәргә тиеш, ә аның символы итеп йөрәк сурәтен алганнар. Билгеле инде, яш ь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гыйшык утында янмаган? Әмма монысы да христианлаштыру өчен үткәрелүче бәйрәм. Әмма православныкы түгел, ә католикларныкы. Татарларга тагын бернинди дә катнашы юк. Шулай булгач ни өчен татар яшьләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Әле, оялмыйча, Изге Вәли көне дип үткәргән булалар... Мөселман туганнарым, шушы христиан бәйрәмнәрендә катнашып, гөнаһ җыеп йөрмәсәгез иде!!! 

9 май

Минем өчен 9 май чын бәйрәм түгел. Чөнки Германиянең капитуляция ясавы инде 8е көнне үк булган. Ә сугыш хәрәкәтләре аннан соң да дәвам иткән әле. Шуңа күрә бәйрәмне 9ына билгеләү ничектер сәер тоела миңа. Мин моны кабул итә алмыйм. Моннан тыш, ни өчен әле безнең динебезне һәм милләтебезне кысучы дәүләтнең (СССР) безгә руслардан азатлык бирергә теләгән илне (Өченче рейх, яки Германия Империясе) җиңүен бәйрәм итәбез соң без? Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Идел-Урал штаты төзелергә тиеш булган бит. Ә без, татарлар, үз киләчәгебезне җимереп, урыс колониясе булып калдык... Тагын бер "сәерлек": БМО тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм килешү көннәренең (Дни памяти и примирения, посвященные памяти жертв Второй мировой войны) нәкъ менә 8-9 майларга билгеләнүе. Ә бит Икенче бөтендөнья сугышы 2 нче сентябрьдә, Япония белән сугыш тәмамлангач беткән булып санала. Мин бу бәйрәмнән тулысынча баш тарту яклы түгел. Халыкара бәйрәм булганлыктан, ми...

Татарские алфавиты на латинице

Изображение
Зачем нам латиница? (suzlek.ru, сокращено и подправлено - KhayR) Многие тюркские народы перешли или находятся в процессе перехода на латинскую графику. К последнему относится и татарский язык. Переход на латиницу, хотя бы частичный, неизбежен. Постараюсь объяснить, почему латинская графика идеально подходит для татарского языка. Во-первых, латиница адекватно отображает произношение языка. В таких словах, как «сәгать» [сәғәт], «дикъкать» [диққәт], «тәнкыйть» [тәнқит] люди, привыкшие к русскому произношению слов, коих подавляющее большинство, будут произносить эти слова с мягким «т». Хотя, как известно людям, знающим язык, в татарском языке нет звука «ть», как и в большинстве европейских языков! Мягкий знак в слове «сәгать» смягчает предыдущую «а», которая в свою очередь передает твердый звук «ғ» (гъ). Этого звука нет в русском языке. Странным образом в татарский язык не ввели буквы, обозначающие звуки «қ» и «ғ», как это было сделано в других тюркских языках: башкирском, казахс...

Правила покера

Изображение
ТЕХАССКИЙ ХОЛДЕМ. ОБЩИЕ ПРАВИЛА: 1. Покерные комбинации одинаковы для всех видов покера. 2. Покерные комбинации в порядке убывания (A-туз, K-король, Q-дама, J-валет): Флеш-рояль — 5 старших карт одной масти. Пример: ♦ A ♦ K ♦ Q ♦ J ♦ 10 Стрит-флеш — 5 последовательных карт одной масти. Пример: ♥ 7 ♥ 6 ♥ 5 ♥ 4 ♥ 3 Каре — 4 карты одного достоинства. Пример: ♠ J ♣ J ♦ J ♥ J ♠ 6 Фулл-хаус — 3 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♦ 6 ♥ 6 ♠ 6 ♥ K ♣ K Флеш — 5 карт одной масти. Пример: ♣ K ♣ 10 ♣ 5 ♣ 3 ♣ 2 Стрит — 5 последовательных карт. Пример: ♦ A ♣ K ♠ Q ♥ J ♠ 10 Тройка — 3 карты одного достоинства. Пример: ♠ 9 ♣ 9 ♦ 9 ♥ Q ♦ 4 Две пары — 2 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♠ 5 ♣ 5 ♣ A ♥ A ♦ 10 Пара — 2 карты одного достоинства. Пример: ♥ 8 ♦ 8 ♠ K ♥ 4 ♥ 2 Старшая карта — когда нет ни одной из выше перечисленных комбинаций. Пример: ♦ J ♠ 10 ♥ 7 ♥ 5 ♣ 2 Если два расклада относятся к одной и той же комбинации, то их старшинство определяется в зависимости...