Сообщения

Показаны сообщения с ярлыком "IT"

VK.COM татар берләшмәләре рейтингы

2010 елда блогер Наиль-Абый Барсили VK челтәрендәге татар төркемнәренең 2 рейтингын төзегән иде. Беренчесендә татар һәм ярымтатар төркемнәре булса, икенчесендә бары тик "чиста" татар төркемнәре генә кертелде. 1 нче рейтинг нәтиҗәләре (адрестан соң шул вакыттагы төркемгә кергән кешеләр саны язылган): 1. Ислам.Мусульмане Татарстана и России ( http://vkontakte.ru/club3963339 ) 45.600 2. Татары_и_Татарочки© ( http://vkontakte.ru/club1777 ) 33.900 3. Татарлар ( http://vkontakte.ru/club134752 ) 32.000 4. Вконтакте Татарстан ( http://vkontakte.ru/club7628214 ) 31.800 5. Во мне татарская кровь ( http://vkontakte.ru/club58998 ) 29.300 6. Tatar Media Group ( http://vkontakte.ru/club9005 ) 15.400 7. Вконтакте татар телендә ( http://vkontakte.ru/club1834290 ) 13.800 8. Булгарская история – Болгар тарихы ( http://vkontakte.ru/club5808450 ) 11.700 9. Любители татарской музыки ( http://vkontakte.ru/club4504973 ) 8.960 10. Татары – вместе мы сила ( http://vkontakte.ru/club3209283 ) 8.700 11...

Аерым татар домены кирәкме?

Ничек уйлыйсыз? Аерым татар домены кирәкме? Мисал итеп .cat доменын китереп була: .cat — домен для каталонских сайтов. Решение о его введении было принято в сентябре 2005 года. Регистрация началась в феврале 2006 года и была окончательно открыта для всех желающих с конца апреля 2006 года. Целью введения является поддержка развития каталонской культуры и языка. По данным за январь 2009 года было зарегистрировано более 33 тысяч доменных имён. Спонсором инициативы является организация Fundació puntCAT. До введения домена .cat члены каталоноязычного сообщества использовали для создания веб-страниц домены .es, .ad, .fr, .it (в основном выбор домена зависел от государства). Ранее были попытки зарегистрировать доменное имя .ct, но так как Каталония не фигурирует в списке ISO 3166-1, они не увенчались успехом. Для разрешения этой проблемы в сентябре 2005 года был введён домен .cat. Домен исемнәре гадәттә дәүләтнең кыска коды буенча бирелә (халыкара ISO 3166-1 стандарты буенча), димәк .tt, .ta ...

alexa.com "кыздыра" (narod.ru - татар сайты)

Изображение
Amazon.com карамагындагы сайтлар статистикасын туплаучы хезмәт - alexa.com турында күпләр беләдер дип уйлыйм. Менә бүген шуны карап утырганда бер кызык әйбергә юлыктым әле: narod.ru сайтын (Яндекс) "ШУБИНО-ВИДЕО" дип атаган һәм тасвирлауга болай язган: ШУБИНО-ВИДЕО-Главная страница:Татарский сайт села ШУБИНО:ВИДЕОМАТЕРИАЛЫ,ВИДЕОХРОНИКИ,ВИДЕОРОЛИКИ О СЕЛЕ.ОЗНАКОМЛЕНИЕ И ПРОСМОТР ФИЛЬМОВ,МУЛЬТФИЛЬМОВ,СПЕКТАКЛЕЙ,КОНЦЕРТОВ,ВИДЕО,КАРАОКЕ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ,ВИДЕОСТРАНИЦА МУСУЛЬМАНИНА,СТРАНИЦА О ДИНАРЕ ФЕЙСХАНОВЕ,НИЖЕГОРОДСКИЕ ТАТАРЫ,НИЖЕГОРОДСКАЯ ОБЛАСТЬ,СЕРГАЧСКИЙ РАЙОН. Менә скриннар: Рәсәйдәге популяр сайтлар исемлеге

VK (ВКонтакте) татарча. Матбугат конференциясе

15 сентябрь (2011) көнне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында VK (ВКонтакте) социаль челтәренең татарча версиясен булдыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чара өчен әзерләгән русча һәм татарча пресс-релизлар белән таныша аласыз. Чара турында хәйран күп язылды: http://qazan-radiosi.com/node/458 http://www.vatantat.ru/page59653.htm http://www.tatmedia.ru/tat/yanaliklar/kontakta_/ http://matbugat.ru/news/?id=4861 http://www.azatliq.org/content/article/24329736.html http://www.tatartime.com/?p=4062 http://prokazan.ru/newsv2/48783.html http://www.tatar-inform.ru/news/2011/09/15/285745/ http://etatar.ru/top/41116 Дөрес, күпчелегендә мәгълүмат дөрес үк түгел, тик PR өчен ярап тора =)) "Азатлык радиосы" ясаган әңгәмәләрне безнең төркемдә тыңлый аласыз:  http://vk.com/vktatar

Пресс-релиз. 15.09.2011. Русский

Для удобства пользователей и конкурирования с FaceBook сотрудники социальной сети VK (международное название ВКонтакте *) в феврале 2008 года сделали возможность локализовать сайт. Сначала сеть была переведена на украинский язык. В дальнейшем количество языков возростало. Начались переводы и на татарский язык. Он нужен для того, чтобы татарским пользователям было удобнее общаться между собой и пользоваться сайтом . Перевод сети VK состоял из 2 этап ов . Татар изацию начал Гаяр Максуди. Была создана группа для переводчиков. Сначала специальный интерфейс для переводчиков отсутствовал, фразы для перевода сгруппировывалис ь и публиковались в темах группы. Участники группы переводили выложенный текст. Практически каждый вариант перевода участники обсуждали, указывали на ошибки и т. д. Таким образом выбирались варианты, которые подходят больше всего, звучат более красиво. Тогда еще на сайте использовалась кодировка, которая не полностью поддерживала татарские буквы. Некоторые участни...

Пресс-релиз. 15.09.2011. Татарча

VK (ВКонтакте тәкъдим иткән халыкара исем *) социаль челтәре FaceBook белән тигез дәрәҗәдә конкурентлык алып бару максатыннан һәм кулланучыларга уңайлы булсын өчен 2008 елның февралендә локализация ясау мөмкинлеген булдырды. Иң беренчеләрдән булып сайт украин теленә тәрҗемә ителде. Шуннан соң сайттагы телләр саны арта барды. Шул исәптән татар телендә интерфейс булдыру өстендә дә эш башланды. Ул татар кулланучыларына сайттан файдалану һәм туган телдә аралашу уңайлы булсын өчен кирәк иде. VK челтәрен тәрҗемә итү 2 этаптан торды. Татарчалаштыруны Гаяр Максуди исемле кеше башлап җибәрде. Тәрҗемә итү өчен челтәрдә төркем булдырылды. Башта тәрҗемәләр өчен махсус интерфейс юк иде, тәрҗемә ителергә тиешле гыйбарәләр, бүлекләргә бүленеп, төркемгә темалар ясап куела барылды. Шул текстны төркем катнашучылары тәрҗемә итеп торды. Һәр тәрҗемә варианты буенча да барлык катнашучылар үз тәкъдимнәрен калдырдылар, ошамаган җирләрен әйттеләр. Шул рәвешле матуррак яңгыраучы, күбрәк туры килүче вариант ...

Интеллектуаль хокуклар

Авторлык хокукы бүгенге көндә иң авыр темаларның берсе булып тора. Бигрәк тә интернетта таратылучы легаль булмаган контент өчен эзәрлекләүләр башлангач. Нәрсә соң ул авторлык хокукы һәм нигә кирәк ул? Мисалга, берәр әсәр яздыгыз ди. Шуннан соң аны китап буларак бастырасыз, ә берничә көннән ул инде интернет челтәрендә пәйда була. Димәк, аны теләгән һәркем укый алачак. Бушка. Нәтиҗәдә, китабыгыз сатылмый, киштәләрдә тузан җыеп ята... Яки, мәсәлән, шигырь яки берәр шигырьгә көй яздыгыз. Нинди дә булса юллар белән ул чит кешегә эләкте ди. Ул, аны җыр итеп башкарып, үзенә файда эшли, ә сезгә моннан берни дә эләкми... Шушы һәм башка очракларда авторларны яклау өчен кирәк тә инде авторлык хокукы. Бүгенге көндә авторларга кагылышлы кануннар төрле илләрдә төрлечә, шулай ук алар үзгәрешләр дә кичереп тора. Шуңа, монда барлык нечкәлекләрен язуның кирәген күрмим. Әмма һәркем белергә тиеш төп өлешне язып үтәм. Әсәрнең (теләсә нинди интеллектуаль хезмәт нәтиҗәсе: әдәби әсәр, көй, җыр, программ...

Татнет

Татнет. Сорау туа: нәрсә соң ул? Бармы ул? Булса, кайда ул? Билгеле инде, интернетта. Татнет ул - Татар Интернеты сүзләренең кыскартылмасы. Хәзерге вакытта бу сүзнең төгәл генә аңлатмасы юк, чөнки ул әле сүзлекләргә кертелмәгән, шунлыктан һәр кеше аңа үзе уйлаган мәгънә бирә. Мисалга Википедияны гына да китерергә була. Рус версиясендә болай дип язылган: Татнет — совокупность информационных ресурсов сети Интернет, созданных на государственных языках Республики Татарстан (татарский и/или русский языки) и рассказывающих о Татарстане и/или татарском народе. (Согласно альтернативному определению, Татнет — это совокупность всех ресурсов в сети Интернет, основным содержанием которых являются материалы о татарском народе и/или Татарстане, независимо от языка, на котором созданы эти ресурсы). Татар Википедиясендә аңа бөтенләй башка мәгънә бирелгән (берничә хата төзәтелеп бирелде - авт .): Татар интернеты — татар телендә булган интернет-сайтлардан торган интернет челтәренең бер өлеше. ...

VK челтәрендә дуслар

Изображение
Белүегезчә, VK (ВКонтакте) челтәре дуслар исемлегенә үзгәреш кертте. Нәтиҗәдә, хәзер ул рейтинг буенча түгел, ә Сезнең үзара аралашуыгыз һәм сәхифәләрегезне каравыгыз буенча тезелә. Ягъни, "иң кирәкле", "актуаль" кешеләр исемлектә иң өстә урнаша. Бу уңайдан кайбер "акыллы башлар" ялган хәбәрләр дә таратты. Имеш, "Онлайн дуслар" исемлегендә сезнең сәхифәгезне соңгы караган кешеләр тезелә. Бу тулысынча ялган. Чынлыкта, андагы дуслар алдарак карап үткән исемлектәге тәртип белән тезелә, тик хәзерге вакытта сайтта булучылар гына күрсәтелә. Ышанмасагыз, 2 исемлекне чагыштырып, тикшерә аласыз.