Пресс-релиз. 15.09.2011. Татарча

VK (ВКонтакте тәкъдим иткән халыкара исем *) социаль челтәре FaceBook белән тигез дәрәҗәдә конкурентлык алып бару максатыннан һәм кулланучыларга уңайлы булсын өчен 2008 елның февралендә локализация ясау мөмкинлеген булдырды. Иң беренчеләрдән булып сайт украин теленә тәрҗемә ителде. Шуннан соң сайттагы телләр саны арта барды. Шул исәптән татар телендә интерфейс булдыру өстендә дә эш башланды. Ул татар кулланучыларына сайттан файдалану һәм туган телдә аралашу уңайлы булсын өчен кирәк иде.

VK челтәрен тәрҗемә итү 2 этаптан торды. Татарчалаштыруны Гаяр Максуди исемле кеше башлап җибәрде. Тәрҗемә итү өчен челтәрдә төркем булдырылды. Башта тәрҗемәләр өчен махсус интерфейс юк иде, тәрҗемә ителергә тиешле гыйбарәләр, бүлекләргә бүленеп, төркемгә темалар ясап куела барылды. Шул текстны төркем катнашучылары тәрҗемә итеп торды. Һәр тәрҗемә варианты буенча да барлык катнашучылар үз тәкъдимнәрен калдырдылар, ошамаган җирләрен әйттеләр. Шул рәвешле матуррак яңгыраучы, күбрәк туры килүче вариант сайланды. Ул вакытта татар хәрефләре сайтта кулланылучы кодировкага туры килми иде. Шуңа күрә аерым катнашучылар ул хәрефләрне махсус кодларга алмаштырып тордылар. Әзер тәрҗемәләр ВКонтакте хезмәткәренә җибәрелеп, сайтка урнаштырылып торды. Әлеге хезмәткәрнең исеме – Алексей Богатов. Иң актив катнашучылар Гаяр Максуди, Альберт Әхәтов, Эмиль Туктаров, Эльвира Гәйфетдинова, Гөлназ Сафина, Лилия Шәйдуллина, Дамир Гимаев, Азат Гатиятов һәм тагын берничә кеше булды. Бу рәвешле тәрҗемә итү озак бармады, тукталды.

Икенче этапны 2009 елның икенче яртысында Гөлназ Сафина башлап җибәрде. Ул вакытка инде тәрҗемәчеләр өчен махсус интерфейс булдырылган иде. Анда тәрҗемә ителмәгән гыйбарәне сайлап, кирәкле текстны гына кертәсе. Тәрҗемә интерфейсына керү мөмкинлеген Гөлназдан соң Лилия Шәйдуллина һәм Илмир Салих алдылар. Аннан соң тагын берничә кеше, шул исәптән мин дә кушылдык. Ул вакыта татар телен бары тик браузердагы адрес кертү юлына махсус код куеп кына урнаштырып була иде. Ягъни татар теле бар, тик рәсми рәвештә эшләми иде. 2011 ел башында мине тәрҗемәләрдә актив катнашканга, ВКонтактеның локализация буенча эшләүче хезмәткәрләре татар теле координаторы итеп билгеләп куйдылар (координатор барлык тәрҗемәчеләр эшчәнлеген контрольдә тота һәм тәрҗемә статистикасын карый ала) һәм татар телен рәсми рәвештә кабыздылар. Интерфейсны татарчага һәркем көйләүләр битеннән (“Мои настройки”) яисә теләсә кайсы биттән иң аскы юлдагы тел исеменә басып, 70ләп тел арасыннан “Татарча” пунктын сайлап күчерү мөмкинлеге алды.

Бер үк вакытта без яңа тәрҗемәчеләр эзләү белән дә мәшгуль булдык. Чөнки күпчелек кеше беренче атнада гына бераз ярдәм итә дә, аннан керми башлый, бирелә. Ахырга кадәр бик азыбыз гына барып җитте.

Тәрҗемә итү августның соңгы көнендә төгәлләнде. Барлыгы 14334 тәрҗемә ясалды һәм үзгәреш кертелде. Ләкин бу әле безнең эш бетте дигән сүз түгел. Чөнки VK – динамик сайт, анда гел ни дә булса үзгәреп тора, яңа функцияләр барлыкка килә, элеккеләре яңартыла, яхшыртыла. Нәтиҗәдә интерфейс гыйбарәләре дә үзгәреш кичерә һәм тәрҗемәчеләр өчен яңа эш барлыкка килә. Шулай ук безнең тәрҗемәләрдә хаталар да булырга мөмкин. Аларны тапкач, төзәтеп барабыз (һәркем хаталар турында безнең төркемебездә хәбәр калдыра ала). Хаталар булуның сәбәпләре берничә: тәрҗемәчеләрнең күпчелеге – студентлар яки яңа гына укуларын тәмамлаган кешеләр, арабызда тел белгечләре юк. Шулай ук телебездә гомум кабул ителгән техник, юридик һәм башка терминнар да юк. Бу да төрле авырлыклар китереп чыгара. Мисалга, берникадәр вакыт мәзәк итеп "ыспам" дигән язуларны да очратырга була иде. Төрле тәрҗемәче бер үк терминнар өчен төрле тәрҗемәләр куллана. Киләчәктә бу кимчелекләр бетәр дип уйлыйбыз. Моннан тыш, без авыр аңлаешлы сүзләр һәм терминнар урынына башка, җиңелрәк сүзләр кулланырга, турыдан-туры "калька" тәрҗемә ясамыйча, мәгънә буенча ничек уңайлырак, отышлырак килеп чыга, шулай язарга тырыштык.

Боларга өстәп тагын шуны әйтергә телим: барлык тәрҗемәчеләр дә энтузиастлар гына. Безгә моның өчен түләмиләр. Без милләтебезгә файда булсын өчен эшлибез.

Икенче этапта актив катнашкан тәрҗемәчеләр (исем фамилия, тәрҗемәләр саны, процентларда):

Рөстәм Хәйруллин 3843 26,81%
Абу Умар (Ренас Рәхимов) 2849 19,88%
Илмир Салих 2630 18,35%
Лилия Шәйдуллина 1778 12,4%
Alsu GreyFurt 1621 11,31%
Гөлназ Сафина 613 4,28%
Раил Гатауллин 274 1,91%
Диас Ханнанов 230 1,6%
Рашат Якупов 155 1,08%

Тәрҗемәчеләрнең төркеме: http://vk.com/vktatar

* - ВКонтактеның халыкара вариантына http://vk.com адресы буенча кереп була. Ләкин http://vkontakte.ru буенча да, халыкара адреста да бер үк сайт урнашкан. Аермасы бик аз: халыкара вариантта реклама һәм һәр бит астында урнашкан сылтамалар блогы (“сайт турында”, “блог”, “кагыйдәләр”, “техник ярдәм” һ.б.) юк.

Рөстәм Хәйруллин, VK (ВКонтакте) челтәрендә татар интерфейсы координаторы (чыгыш Лилия Шәйдуллина һәм Илмир Салих мәгълүматлары ярдәмендә әзерләнде).

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Стандарт Windows шрифтлары

Татарские алфавиты на латинице