Сообщения

Сообщения за август, 2010

Болгар? Керәшен? Башкорт? Юк, татар!

"Безнең гәҗит"тә Илфак Шиһаповның шәп кенә язмасы басылды бит әле. Шуннан өзекләр китереп үтәм. Болгарлар турында: 1944 елны ук, татарларның тамырын кисү өчен чыгарылган карарга нигезләнеп, безнең кайбер галимнәр дә болгар-татар теориясен нык яклады. Заманалар үзгәреп, безнең Алтын Урда татарлары варислары икәнебезне әйтергә ярый башлагач та, алар ул теориядән ваз кичә алмадылар, чөнки, алай иткәндә, аларның гомер буе ялганга эшләп, фәнни дәрәҗәләр алганы, буш китаплар язганы исбатланачак бит. Чынлап та, заманында Идел буенда болгарлар яшәгән. Ләкин... Бүген кайбер Казан галимнәреннән башка барлык тарихчылар һәм тел белгечләре дә Идел буе болгарлары теленең дә­вамчысы бүгенге чуаш теле икәнен таный. Шулай ук бүгенге Болгар хәрәбәләренең дә XIV гасырда Алтын Урда татарлары тарафыннан төзелгәне билгеле. Ә XVIII – XIX гасырларда, татар зыялылары арасында әл-Болгари тәхәллүсе табылу ул бары тик үзәге Болгар шәһәре булган Болгар олысына мөнәсәбәтне генә аңлата. Багдади, Хәрәзм

Тиле-миле хәбәрләр

Бүген кайгылы көн:-( Әбәттә өстәл астындагы ипи валчыгы өчен таракан белән канлы сугышта кырмыска үлгән! Бу хәбәрне дусларыңа җибәр. Җибәрмәсәң, бетлисең! :-) *** Бу язманы 9000 биткә җибәр, мониторга төкер, култык астыңдагы йоннарны яндыр, кулыңа тыч, караватыңа китереп тип һәм көт: 25 секундтан соң сөйгәнең шалтыратыр. =)) *** Я, Аллам! Бу чыннан да эшли! Тикшереп кара! 1) 10 минутка суламый тор. 2) Үл. Тик башта әлеге язманы 10 дустыңа җибәр, алайса барып чыкмаячак =))

Бөрбашны төтен каплады...

Изображение
Монысы http://fires.kosmosnimki.ru/?x=50.695&y=56.033&z=7 битеннән алынды: Лесхоз тирәсе (Саба районы бугай) яна. Шулай ук Әлмәт һәм Чаллы тирәләрендә дә пожарлар бар.