Сообщения

Сообщения за август, 2012

Йолдыз атылу - август 2012

Изображение
Интернетта күптән инде кызыклы хәбәр таралган иде: 12 сеннән 13 енә каршы төндә йолдызлар атылачак. Алар шуның кадәр күп булачаклар ки, күрми калу мөмкин булмаячак. Сәгатенә 100 йолдыз атылачак дип үк яздылар. Тик, ни кызганыч, ул төндә мин берни дә күрмәдем. Ә һава торышы идеаль иде. Мөгаен, башымда башка уйлар булгандыр :-) Аның каравы, икенче төндә үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем мин йолдыз атылуны! Соңарак әлеге таратылган хәбәрнең ялган түгел икәненә дә ышандым. Бер астрономия сайтында быелга "афиша" эленгән иде. Анда язылганнар буенча, әлеге йолдызлар яңгыры - Персеид метеорларының күпләп атмосферага үтеп керүе нәтиҗәсе икән. Шундагы мәгълүмат буенча, чираттагы зур "яңгыр" 21 октябрьдә булачак. Анысында сәгатенә 25 Орионид метеоры үтүен вәгъдә итәләр. Шунысы кызык, ул төндә мин бер сәер фотосурәт төшердем. Аны зурайтып карамыйча нәрсә икәнен дә күреп булмый:

Чупакабра бармы?

Изображение
Исегездә булса, бу елның июль аенда Кукмарада чупакабра йөри дигән хәбәр таралды. Аның берсен хәтта тотканнар да иде әле. Тик нигәдер республика дәрәҗәсендә «сенсацион» хәбәр таратылмады, тотылган җан иясенә ветеринария тикшерүе үткәрелмәде. Ә бит котырган хайван очраса, әллә ничаклы экспертиза үткәрәләр! Аннан соң, гәҗитләрдә 1-2 язма чыккач, башка мәгълүмат күренмәде. Серле генә пәйда булган җанварлар шулай ук серле генә юкка да чыктылар. Болар барысы да халыкта әлеге яңалыкның дөреслегендә шик тудырды. Matbugat.ru сайтында берәү хәтта «Банкротлыкка чыккан колхозның хәлен яхшырту өчен уйлап табылган "Җонлы кеше" телеспектакленнән ким булмаган бу!» дип тә язып куйган. Нәрсә соң ул чупакабра? Әлеге сүзне испан теленнән тәрҗемә итсәң, «кәҗә вампиры» килеп чыга. Риваять буенча, чупакабра җанварларның канын эчә, аларны ашамый. Кыяфәте буенча, бу — метр буйлы, ике аякта йөрүче, ачык төсләрдәге йонлы, ян-ягында шиплар булган җәнлек (1995 елларда бирелгән тасвирлама). Ә 2000 е

Ирекле интернетны кайтару өчен ни эшләп була?

Язма монда күчте