Сообщения

Сообщения за апрель, 2010

Правила покера

Изображение
ТЕХАССКИЙ ХОЛДЕМ. ОБЩИЕ ПРАВИЛА: 1. Покерные комбинации одинаковы для всех видов покера. 2. Покерные комбинации в порядке убывания (A-туз, K-король, Q-дама, J-валет): Флеш-рояль — 5 старших карт одной масти. Пример: ♦ A ♦ K ♦ Q ♦ J ♦ 10 Стрит-флеш — 5 последовательных карт одной масти. Пример: ♥ 7 ♥ 6 ♥ 5 ♥ 4 ♥ 3 Каре — 4 карты одного достоинства. Пример: ♠ J ♣ J ♦ J ♥ J ♠ 6 Фулл-хаус — 3 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♦ 6 ♥ 6 ♠ 6 ♥ K ♣ K Флеш — 5 карт одной масти. Пример: ♣ K ♣ 10 ♣ 5 ♣ 3 ♣ 2 Стрит — 5 последовательных карт. Пример: ♦ A ♣ K ♠ Q ♥ J ♠ 10 Тройка — 3 карты одного достоинства. Пример: ♠ 9 ♣ 9 ♦ 9 ♥ Q ♦ 4 Две пары — 2 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♠ 5 ♣ 5 ♣ A ♥ A ♦ 10 Пара — 2 карты одного достоинства. Пример: ♥ 8 ♦ 8 ♠ K ♥ 4 ♥ 2 Старшая карта — когда нет ни одной из выше перечисленных комбинаций. Пример: ♦ J ♠ 10 ♥ 7 ♥ 5 ♣ 2 Если два расклада относятся к одной и той же комбинации, то их старшинство определяется в зависимости

Ветераннарны торак белән тәэмин итү. Җиңүгә 65 ел.

Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының тол калган хатыннарын, алар мохтаҗ булган очракта, торак белән тәэмин итәләр. Хәзерге вакытта кайсы сугыш ветеранының тол калган хатыны торакка мохтаҗ?.. Кайберләре, дөрестән дә, мохтаҗ. Аларның балалары я булмаган, я үлгән. Үз көчләре белән торакларын яңарта алмаган. Аларның барысы да шундыймы соң? Мисал китерәм. Тол калган ветеран хатыннарын бер сүз белән генә – әби дип кенә әйтик. Менә шул әбинең балалары бар. Ә әби ялгызы иске өйдә яши, балалары янына сыймаган. Димәк, дөрес тәрбия бирә алмаган. Икенче мисал – әби исерек малае белән яши яки аның малае төрмәдән кайтып керә алмый. Бу очракта да әби начар өйдә яшәргә мәҗбүр – торакка мохтаҗ килеп чыга. Димәк, бу әби дә баласына дөрес тәрбия бирә алмаган. Һәм шушындый балалар тәрбияләгән өчен хөкүмәт әбине бүләкли. Өченче мисал – әби балалары тәрбиясендә, алар белән бергә яши. Балалары ссудалар ала-ала, бурычларга батып, тырышып–тырмашып йорт сала, әбине кадерләп тәрбияли (бу шулай б

Анкета - "Кем син?"

Кызыклы анкета таптым әле. Бераз үзгәртеп, монда урнаштырырга булдым. 1) Кем син? 2) Без дуслармы? (Яки нидер зуррак/кечерәк) 3) Әгәр дә без очрашкан булсак, кайчан һәм кайда? 4) Син мине кайда чакырыр идең яки минем белән кайда барырга теләр идең? 5) Син мине үбәргә теләр идеңме? (Әгәр дә бу хәл инде булган икән... ничегрәк соң?) 6) Мине бер сүз белән тасвирлагыз... 7) Мине беренче күргәч ни кичердегез? 8) Минем турындагы уйларыгыз хаман да шундый укмы? 9) Минем турыда ни искә төшерә аласыз? 10) Әгәр дә сез миңа теләсә-ни бирә алсагыз, нәрсә бирер идегез? 11) Сез мине никадәр дәрәҗәдә яхшы беләсез? 12) Сез мине соңгы тапкыр кайда күрдегез? 13) Кайчан да булса миңа нидер әйтергә теләгән, ләкин әйтә алмаган чагыгыз булдымы? 14) Әгәр дә сез минем белән иртән бер түшәктә уянсагыз, сезнең реакция нинди булыр иде? 15) Бу анкетаны үзегезнең битегезгә дә өстәргә онытмагыз, кереп язып чыгармын!..

Дин милләттән аерылганмы?

Күпчелек "Әйе" дип җавап бирергә ярата. Ләкин миңа, милләтче буларак, бу бер дә ошамый. Мин күптәннән бу сорауга җавап табарга тырышам, ләкин "Әйе" дип җавап бирүчеләрдән дә, "Юк" диючеләрдән дә моңа кадәр төгәл һәм дәлилләнгән җавап алганым булмады. "Безнең гәҗит"нең 31 март санында басылып чыккан язмада бу турыда искә алынды. Һәм мин, ниһаять, күңелемә ятышлы җавапны алдым. Шулай итеп, онытмас өчен, һәм башка форумнарда мисал итеп китерергә җайлырак булсын өчен, аны монда урнаштырырга булдым. «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез», — ди. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә х