Сообщения

Показаны сообщения с ярлыком "Милләт"

Rubin Tatar Fans

Футбол - дөньядагы №1 спорт төре. Казан - Рәсәйнең спорт башкаласы. "Рубин" - Премьер-Лигадагы иң көчле такымнарның (команда) берсе. Башка футбол такымнары кебек үк, безнең дә үз җанатарлар (фан) оешмалары бар. Иң төп оешма булып Rubin Ultras тора. Ләкин алар, башка шәһәрләрдәге җанатарлар кебек үк, ультра-уң фикерле яшьләр, ягъни Рәсәй Империясен торгызу идеялары белән яналар. Без - татарлар - алар сафларына кушылуны дөрес адымга санамыйбыз. Шуңа күрә дә татар җанатарлары берлеге төзү идеясы барлыкка килде. Мондый берләшмә Мәскәүдә (!) эшләп килә инде, аларның хәтта чит илләрдәге уеннарга чыгулары да билгеле! Менә тасвирламасы: YEGETLӘR Фан-группа начала существование 16 января 2011. Мы придерживаемся умеренно-националистического мировоззрения, выраженного в стремлении сохранять и преумножать наследие предков, а также в отстаивании естественных интересов нашего народа. Мы объединяемся с целью обеспечить красивую поддержку ФК "Рубин", а также и для комфортного ...

"Акыллы баш маҗаралары", яки татар теле кагыйдәләре дәлилләүгә мохтаҗмы?

Бер көнне, гадәттәгечә, VK челтәрендә яңалыклар тасмасын карап утырам. Күзгә бер Кукмара егетенең язмасы чалынды. Укып чыктым мин моны... Үзем өчен кирәкле тема дип санамасам да. Тик күңелемә ошамаган әйбер - автор ниндидер үз телендә язган иде, татарча түгел иде бу :)) Түзмәдем, җавап бирдем мин моңа. Калганын язып тормыйм - үзегезгә укырга тәкъдим итәм. Язма: Динар Курбанов углекислота климатны җылыта диләр. ( http://vk.com/wall17077748_483 ) шул проблемага чишелеш бар бугай... башта бер аз мәгълүмат: углекислый газ ны океан үзенә сеңдерә ди. һәм океанда кислота арта бугай... шуның өчен кораллар үлә, ә балыклар исерә ди... океан углекислотаны сеңдерә, димәк, атмосфераны аннан чистарта. әмма ул аны бик күп сеңдерә алмастыр, алса да, ул зыянлы. шул ук вакытта, углекислота үсемлекләр өчен файдалы. ул күбрәк булган саен, алар тизрәк үсә. кстати бер көнне телевизордан күрсәттеләр бугай: бер теплицага кыш көне углекислый газ тутыралар. хәзер төп фикерем: бер көнне "24 техн...

Аерым татар домены кирәкме?

Ничек уйлыйсыз? Аерым татар домены кирәкме? Мисал итеп .cat доменын китереп була: .cat — домен для каталонских сайтов. Решение о его введении было принято в сентябре 2005 года. Регистрация началась в феврале 2006 года и была окончательно открыта для всех желающих с конца апреля 2006 года. Целью введения является поддержка развития каталонской культуры и языка. По данным за январь 2009 года было зарегистрировано более 33 тысяч доменных имён. Спонсором инициативы является организация Fundació puntCAT. До введения домена .cat члены каталоноязычного сообщества использовали для создания веб-страниц домены .es, .ad, .fr, .it (в основном выбор домена зависел от государства). Ранее были попытки зарегистрировать доменное имя .ct, но так как Каталония не фигурирует в списке ISO 3166-1, они не увенчались успехом. Для разрешения этой проблемы в сентябре 2005 года был введён домен .cat. Домен исемнәре гадәттә дәүләтнең кыска коды буенча бирелә (халыкара ISO 3166-1 стандарты буенча), димәк .tt, .ta ...

Фикерем: Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…

Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы… Хмм... Тагын болгарчылык идеясы, милләтне таркату... Тагын "без болгар, ә татар түгел"... Күпме була инде бу әкиятне сатарга?.. Әйе, мин милләтче. Әйе, мин татар-монгол теориясен күпмедер дәрәҗәдә яклыйм. Тик мин Болгар җыенына каршы берни дә әйтмим, чөнки беләм: Болгар иле безнең бер дәүләтебез, болгарлар - хәзерге милләтебез оешуга китергән төп бабаларыбызның берсе. Тик бердәнбер түгел! Шул ук һуннар да, Төрки Каһанлык төрки-татарлар кабиләләре да безнең бабаларыбыз! Ә татар-монгол дигән милләт юк: монголлар аерым, һәм аларга кушылган, алар белән ассимиляцияләнәгән берничә татар кабиләсе бар. Шулай ук монголларның үзләрендә дә күпмедер татар каны ага. Тик алар безнең бабаларыбыз түгел. Шулай булгач татар-монгол теориясе дә, болгарчылык теориясе дә күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә, ялгыш та. Урталык табып, чын дөрес тарихыбызны язарга вакыт! СССР һәм Урыс Империясе стереотипларыннан котылырга вакыт! Без - бөек халык! Без - татар!

Windows. Татар хәрефләрен урнаштыру.

Изображение
Ничек татар хәрефләрен урнаштырырга? Ничек татарча язарга? Күп кенә форумнарда һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә шушындый типтагы сорауларны күрергә була. Аларга дөрес җавап бирүчеләр булса да, кайберәүләр "бераз сәеррәк" киңәшләр дә биргәли. Мәсәлән, шундый-шундый шрифт урнаштырырга, "раскладка" "скачать итеп" куярга һ.б. Күп кеше бер нәрсәне белеп бетерми: Microsoft компаниясе Windows 2000 операцион системасыннан башлап татар хәрефләре белән язу мөмкинлеген булдырды! Һәм моның өчен бер нәрсә дә урнаштырырга кирәкми!  Бары тик татар хәрефләрен "кабызырга" гына кирәк! Татар хәрефләрен кабызу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: 1) "Панель управления" дигән көйләүләр битендәге "Язык и региональные стандарты" бүлегенә керергә. Төрле ОСларда ул төрлечә атала. Әмма барысында да бер үк ысул белән кереп була: уң якта астагы почмакта тел исеменә (RU, EN) тычканның ук як төймәсе белән басарга һәм "Параметры..." бүлег...

Болгар? Керәшен? Башкорт? Юк, татар!

"Безнең гәҗит"тә Илфак Шиһаповның шәп кенә язмасы басылды бит әле. Шуннан өзекләр китереп үтәм. Болгарлар турында: 1944 елны ук, татарларның тамырын кисү өчен чыгарылган карарга нигезләнеп, безнең кайбер галимнәр дә болгар-татар теориясен нык яклады. Заманалар үзгәреп, безнең Алтын Урда татарлары варислары икәнебезне әйтергә ярый башлагач та, алар ул теориядән ваз кичә алмадылар, чөнки, алай иткәндә, аларның гомер буе ялганга эшләп, фәнни дәрәҗәләр алганы, буш китаплар язганы исбатланачак бит. Чынлап та, заманында Идел буенда болгарлар яшәгән. Ләкин... Бүген кайбер Казан галимнәреннән башка барлык тарихчылар һәм тел белгечләре дә Идел буе болгарлары теленең дә­вамчысы бүгенге чуаш теле икәнен таный. Шулай ук бүгенге Болгар хәрәбәләренең дә XIV гасырда Алтын Урда татарлары тарафыннан төзелгәне билгеле. Ә XVIII – XIX гасырларда, татар зыялылары арасында әл-Болгари тәхәллүсе табылу ул бары тик үзәге Болгар шәһәре булган Болгар олысына мөнәсәбәтне генә аңлата. Багдади, Хәрәзм...

Татарга тагылучы бәйрәмнәр

Биредә татарларга бернинди дә катнашы булмаган, әмма тагылган, үткәрелүче берничә бәйрәм турында язылды. 1) Татьяна көне. Имеш, студентлар бәйрәме. Ә кем соң ул Тат ь яна, безгә ни катнашы бар аның? Христиан дине вәкиле булып тора ул. Бәйрәм буларак МДУ ачылгач үткәрелә башлаган. Әмма Татиана Римская - "раннехристианская мученица", һәм бәйрәм нәкъ менә аны искә алу көне булып үткәрелә. 2) Изге Валентин көне. Яки Гашыйклар көне. Яшьләр бер-беренә "валентинка"лар бүләк итәргә тиеш, ә аның символы итеп йөрәк сурәтен алганнар. Билгеле инде, яш ь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гыйшык утында янмаган? Әмма монысы да христианлаштыру өчен үткәрелүче бәйрәм. Әмма православныкы түгел, ә католикларныкы. Татарларга тагын бернинди дә катнашы юк. Шулай булгач ни өчен татар яшьләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Әле, оялмыйча, Изге Вәли көне дип үткәргән булалар... Мөселман туганнарым, шушы христиан бәйрәмнәрендә катнашып, гөнаһ җыеп йөрмәсәгез иде!!! 

9 май

Минем өчен 9 май чын бәйрәм түгел. Чөнки Германиянең капитуляция ясавы инде 8е көнне үк булган. Ә сугыш хәрәкәтләре аннан соң да дәвам иткән әле. Шуңа күрә бәйрәмне 9ына билгеләү ничектер сәер тоела миңа. Мин моны кабул итә алмыйм. Моннан тыш, ни өчен әле безнең динебезне һәм милләтебезне кысучы дәүләтнең (СССР) безгә руслардан азатлык бирергә теләгән илне (Өченче рейх, яки Германия Империясе) җиңүен бәйрәм итәбез соң без? Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Идел-Урал штаты төзелергә тиеш булган бит. Ә без, татарлар, үз киләчәгебезне җимереп, урыс колониясе булып калдык... Тагын бер "сәерлек": БМО тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм килешү көннәренең (Дни памяти и примирения, посвященные памяти жертв Второй мировой войны) нәкъ менә 8-9 майларга билгеләнүе. Ә бит Икенче бөтендөнья сугышы 2 нче сентябрьдә, Япония белән сугыш тәмамлангач беткән булып санала. Мин бу бәйрәмнән тулысынча баш тарту яклы түгел. Халыкара бәйрәм булганлыктан, ми...

Татарские алфавиты на латинице

Изображение
Зачем нам латиница? (suzlek.ru, сокращено и подправлено - KhayR) Многие тюркские народы перешли или находятся в процессе перехода на латинскую графику. К последнему относится и татарский язык. Переход на латиницу, хотя бы частичный, неизбежен. Постараюсь объяснить, почему латинская графика идеально подходит для татарского языка. Во-первых, латиница адекватно отображает произношение языка. В таких словах, как «сәгать» [сәғәт], «дикъкать» [диққәт], «тәнкыйть» [тәнқит] люди, привыкшие к русскому произношению слов, коих подавляющее большинство, будут произносить эти слова с мягким «т». Хотя, как известно людям, знающим язык, в татарском языке нет звука «ть», как и в большинстве европейских языков! Мягкий знак в слове «сәгать» смягчает предыдущую «а», которая в свою очередь передает твердый звук «ғ» (гъ). Этого звука нет в русском языке. Странным образом в татарский язык не ввели буквы, обозначающие звуки «қ» и «ғ», как это было сделано в других тюркских языках: башкирском, казахс...

Дин милләттән аерылганмы?

Күпчелек "Әйе" дип җавап бирергә ярата. Ләкин миңа, милләтче буларак, бу бер дә ошамый. Мин күптәннән бу сорауга җавап табарга тырышам, ләкин "Әйе" дип җавап бирүчеләрдән дә, "Юк" диючеләрдән дә моңа кадәр төгәл һәм дәлилләнгән җавап алганым булмады. "Безнең гәҗит"нең 31 март санында басылып чыккан язмада бу турыда искә алынды. Һәм мин, ниһаять, күңелемә ятышлы җавапны алдым. Шулай итеп, онытмас өчен, һәм башка форумнарда мисал итеп китерергә җайлырак булсын өчен, аны монда урнаштырырга булдым. «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез», — ди. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә х...