Аерым татар домены кирәкме?

Ничек уйлыйсыз? Аерым татар домены кирәкме?

Мисал итеп .cat доменын китереп була:

.cat — домен для каталонских сайтов. Решение о его введении было принято в сентябре 2005 года. Регистрация началась в феврале 2006 года и была окончательно открыта для всех желающих с конца апреля 2006 года. Целью введения является поддержка развития каталонской культуры и языка. По данным за январь 2009 года было зарегистрировано более 33 тысяч доменных имён. Спонсором инициативы является организация Fundació puntCAT.

До введения домена .cat члены каталоноязычного сообщества использовали для создания веб-страниц домены .es, .ad, .fr, .it (в основном выбор домена зависел от государства). Ранее были попытки зарегистрировать доменное имя .ct, но так как Каталония не фигурирует в списке ISO 3166-1, они не увенчались успехом. Для разрешения этой проблемы в сентябре 2005 года был введён домен .cat.

Домен исемнәре гадәттә дәүләтнең кыска коды буенча бирелә (халыкара ISO 3166-1 стандарты буенча), димәк .tt, .ta кебек доменнарга "үрелүдән" мәгънә юк.
Үз дәүләтебез булса да, без .tt доменын ала алмас идек, чөнки ул Тринидад һәм Тобаго дигән дәүләтнеке. Бәйсезлеккә ирешкән очракта безнең өчен әлегә .ta домены ачык.
Тик өч һәм аннан күбрәк символдан торучы домен зоналарын теләсә нинди оешма терки ала (тиешле вакыт аралыгында түләп торган очракта инде, билгеле). Шулай булгач, .tat домены безне генә көтә :-) )

Белгәнегезчә, Windows һәм башка кайбер система һәм программаларда татар теле коды буларак tt кулланыла. Бу очракта ниндидер каршылык килеп чыга кебек тоелырга мөмкин (Тринидад һәм Тобаго аркасында). Тик барысы да бик гади: алдарак әйтелгән дәүләттә инглиз теле дәүләт теле санала, шулай ук бходжпури һәм креоль телләре күп кулланыла.
Кайбер "акыллы башлар" tt урынына ta тел кодын куллану турында белдереп, Windows өчен махсус драйвер да чыгардылар (сүз Jahat турында бара). Тик, минемчә, моның мәгънәсе юк. Беренчедән, халыкара стандартлар белән каршылык чыга, икенчедән, тел исеменә якынрак булып нәкъ менә tt коды тора (бу очракта сүз домен турында түгел; билгеле инде, аерым дәүләтебезне булдырган очракта .ta түгел, ә .tt доменын ала алсак яхшырак булыр иде).

Телләр буенча халыкара стандарттан (ISO 639) тамил һәм татар теле кодлары:
tam ta Tamil
tat tt Tatar

Шулай ук Рәсәй ГОСТ стандартлары буенча да тел кодыбыз шулай ук. Ә Татарстан дәүләт коды халыкара стандартларда юк. ГОСТ буенча безгә RU-TAT һәм RU-TA кодлары бирелгән.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Стандарт Windows шрифтлары

Претензия к магазину «DNS»: кому-нибудь может пригодиться.