Сообщения

Сообщения за февраль, 2012

Rubin Tatar Fans

Футбол - дөньядагы №1 спорт төре. Казан - Рәсәйнең спорт башкаласы. "Рубин" - Премьер-Лигадагы иң көчле такымнарның (команда) берсе. Башка футбол такымнары кебек үк, безнең дә үз җанатарлар (фан) оешмалары бар. Иң төп оешма булып Rubin Ultras тора. Ләкин алар, башка шәһәрләрдәге җанатарлар кебек үк, ультра-уң фикерле яшьләр, ягъни Рәсәй Империясен торгызу идеялары белән яналар. Без - татарлар - алар сафларына кушылуны дөрес адымга санамыйбыз. Шуңа күрә дә татар җанатарлары берлеге төзү идеясы барлыкка килде. Мондый берләшмә Мәскәүдә (!) эшләп килә инде, аларның хәтта чит илләрдәге уеннарга чыгулары да билгеле! Менә тасвирламасы: YEGETLӘR Фан-группа начала существование 16 января 2011. Мы придерживаемся умеренно-националистического мировоззрения, выраженного в стремлении сохранять и преумножать наследие предков, а также в отстаивании естественных интересов нашего народа. Мы объединяемся с целью обеспечить красивую поддержку ФК "Рубин", а также и для комфортного

Видеомонтаж ясаучыга киңәшләр

Сез видеоязмалар төшерәсезме? Күпчелек "Әйе" дип җавап бирер дип уйлыйм. Төрле кызыклы чараларны, истәлекле вакыйгаларны, кәмит чакларны төшерергә кем генә яратмый икән соң? Әле кайберәүләр төшергән язмалардан монтаж да ясыйдыр дип уйлыйм. Әлеге язма нәкъ менә шулар өчен. Шул исәптән үзем өчен дә - онытмаска :)) Гадәттә төшерелгән видеоларның сыйфаты белән әллә ни проблема чыкмый. Ә менә монтаждан соң ул бик нык кими. Ни өчен соң? Билгеле инде - дөрес итеп сакламаганга. Ничек итеп сакларга соң әзер проектны? YouTube киңәшләренә колак салыйк. 1) Яклар чагыштырмасы (киңлек * биеклек) оригиналь язмадагыча калсын. Тик 16:9 чагыштырмасына яки шуңа якын чагыштырмаларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Хәзерге вакытта 4:3 варианты инде көннән-көн сирәгрәк кулланыла. 2) Мөмкин кадәр югарырак битрейт куерга тырышыгыз (аудио өчен дә, видеога да). Шушы вариантларның берәрсенә тукталырга тәкъдим ителә: Төр Видео битрейты Видео чагыштырмасы Ау

"Акыллы баш маҗаралары", яки татар теле кагыйдәләре дәлилләүгә мохтаҗмы?

Бер көнне, гадәттәгечә, VK челтәрендә яңалыклар тасмасын карап утырам. Күзгә бер Кукмара егетенең язмасы чалынды. Укып чыктым мин моны... Үзем өчен кирәкле тема дип санамасам да. Тик күңелемә ошамаган әйбер - автор ниндидер үз телендә язган иде, татарча түгел иде бу :)) Түзмәдем, җавап бирдем мин моңа. Калганын язып тормыйм - үзегезгә укырга тәкъдим итәм. Язма: Динар Курбанов углекислота климатны җылыта диләр. ( http://vk.com/wall17077748_483 ) шул проблемага чишелеш бар бугай... башта бер аз мәгълүмат: углекислый газ ны океан үзенә сеңдерә ди. һәм океанда кислота арта бугай... шуның өчен кораллар үлә, ә балыклар исерә ди... океан углекислотаны сеңдерә, димәк, атмосфераны аннан чистарта. әмма ул аны бик күп сеңдерә алмастыр, алса да, ул зыянлы. шул ук вакытта, углекислота үсемлекләр өчен файдалы. ул күбрәк булган саен, алар тизрәк үсә. кстати бер көнне телевизордан күрсәттеләр бугай: бер теплицага кыш көне углекислый газ тутыралар. хәзер төп фикерем: бер көнне "24 техн

Сәрдегәндә ике башлы бозау туган

Изображение
Бер көнне дустымнан хәбәр алдым - Бөрбаш Сәрдегәне фермасында ("Бөрбаш" хуҗалыгы, Балтач районы) 2 башлы бозау туган. Башта ышанмыйча тордым, тик дәлил буларак фотосурәтләре дә бар иде. Соңарак башка танышларым да дәлилләде бу яңалыкны. Зөлфия Хөсәенова фотолары Тик, кызганычка, бозау исән калмаган. Сыерын да суйганнар... Ике башлы бозау туу дөньяда сирәк була торган күренеш түгел түгелен дә, тик безнең якларда беренчесе дип беләм. Гомумән, Татарстанда да мондый очраклар турында гәҗит-журналларда да, интернетта да күргәнем юк. Мондый бозауларның исән калган очраклары да җитәрлек икән. Мисалга, 2003 елда Мисырда, ә төгәл бер ел элек Грузиядә шундый вакыйга булган. Аномаль бозаулар туу күпчелек очракта начар экология белән бәйләп күрсәтелә. Тик бездәге очракны нәрсә белән бәйләргә дә белмәссең... Махсус matbugat.ru һәм tatpressa.ru өчен (әлеге сайтларда аз гына үзгәртелеп бирелгән).