Сәрдегәндә ике башлы бозау туган

Бер көнне дустымнан хәбәр алдым - Бөрбаш Сәрдегәне фермасында ("Бөрбаш" хуҗалыгы, Балтач районы) 2 башлы бозау туган. Башта ышанмыйча тордым, тик дәлил буларак фотосурәтләре дә бар иде. Соңарак башка танышларым да дәлилләде бу яңалыкны.

Зөлфия Хөсәенова фотолары

Тик, кызганычка, бозау исән калмаган. Сыерын да суйганнар...

Ике башлы бозау туу дөньяда сирәк була торган күренеш түгел түгелен дә, тик безнең якларда беренчесе дип беләм. Гомумән, Татарстанда да мондый очраклар турында гәҗит-журналларда да, интернетта да күргәнем юк.

Мондый бозауларның исән калган очраклары да җитәрлек икән. Мисалга, 2003 елда Мисырда, ә төгәл бер ел элек Грузиядә шундый вакыйга булган.

Аномаль бозаулар туу күпчелек очракта начар экология белән бәйләп күрсәтелә. Тик бездәге очракны нәрсә белән бәйләргә дә белмәссең...

Махсус matbugat.ru һәм tatpressa.ru өчен (әлеге сайтларда аз гына үзгәртелеп бирелгән).

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Windows өчен кирәкле програмнар

Татарские алфавиты на латинице