Сообщения

Сообщения за май, 2012

MultiLing Keyboard

Изображение
MultiLing Keyboard - Android операцион системасы (2.1 һәм югарырак версияләр) урнаштырылган смартфоннар, планшетлар һәм башка җайланмалар өчен татар телендә язу мөмкинлеге бирүче бушлай төймәсәр (клавиатура)! Әлеге төймәсәр белән барлык телләрдә диярлек язып була. Татарчаны көйләүләр битендә кабызырга кирәк, шунда ук кирәкмәгән телләрне сүндерергә дә онытмагыз. Татар теле хәрефләре урнашуы Windows операцион системаларында кебек, ягъни шушылай: йөукенгшәзх фывапролдңэ ячсмитҗбю Ү, һ, ц, ё, щ, ж, ь, ъ, койрыклы к һәм г, w хәрефләре пробел янындагы махсус блокка яшерелгән. Шулай ук койрыклы к һәм г, w, барлык яшерелгән урыс хәрефләрен алар төймәсәрдә урнашырга тиешле урыннардагы хәрефләргә басып торгач чыга торган блоктан да сайлап алып куеп була. Димәк, көйләүләрдә урыс телен кабызуның кирәге дә юк! Көйләүләре катлаулы булса да, бу төймәсәр татарча язу өчен барлык мөмкинлекләрне дә бирә. Аны йөкләү өчен рәсми Google Play хезмәтеннән файдаланыгыз: https://play.google.com/sto