Сообщения

Сообщения за ноябрь, 2010

Windows. Татар хәрефләрен урнаштыру.

Изображение
Ничек татар хәрефләрен урнаштырырга? Ничек татарча язарга? Күп кенә форумнарда һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә шушындый типтагы сорауларны күрергә була. Аларга дөрес җавап бирүчеләр булса да, кайберәүләр "бераз сәеррәк" киңәшләр дә биргәли. Мәсәлән, шундый-шундый шрифт урнаштырырга, "раскладка" "скачать итеп" куярга һ.б. Күп кеше бер нәрсәне белеп бетерми: Microsoft компаниясе Windows 2000 операцион системасыннан башлап татар хәрефләре белән язу мөмкинлеген булдырды! Һәм моның өчен бер нәрсә дә урнаштырырга кирәкми!  Бары тик татар хәрефләрен "кабызырга" гына кирәк! Татар хәрефләрен кабызу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: 1) "Панель управления" дигән көйләүләр битендәге "Язык и региональные стандарты" бүлегенә керергә. Төрле ОСларда ул төрлечә атала. Әмма барысында да бер үк ысул белән кереп була: уң якта астагы почмакта тел исеменә (RU, EN) тычканның ук як төймәсе белән басарга һәм "Параметры..." бүлег