Сообщения

Показаны сообщения с ярлыком "Ислам"

8 март белән!

Изображение
Кызлар! Язның беренче һәм иң матур бәйрәме белән! Гел шундый матур, чибәр, көләч йөзле, акыллы, тәртипле булып калыгыз! Тормышларыгыз яз кояшыдай якты булсын! "Татар, уян!" онлайн гәҗитендә 8 нче мартка бәйле язма дөнья күрде. Анда әлеге бәйрәм ислам күзлегеннән бәяләнә. Ләкин, минемчә, бу бик үк дөрес язма түгел. Мондый типтагы язмаларны бары тик фанатиклар гына яза ала. Мин 14 нче февраль - католик изгесе Валентинны искә алу көнен гашыйклар көне дип атауны һәм аны бәйрәм итүне хупламыйм, билгеле. Тик 8 март... Дини түгел, ә дөньяви бәйрәм бит бу, җәмәгать! Һәм аны яһүдиләрнең дине белән бәйләргә тырышу - гади ахмаклык! Бәйрәм бит 1857 нче елның 8 нче мартында Нью-Йорк хатын-кызларының тигез хокук өчен, авыр хезмәт шартларына һәм түбән хезмәт хакына каршы көрәшкә күтәрелүен искә алу уңаеннан 1910 елда билгеләнгән! Мөселман туганнарым! Мин динебезне бик үк яхшы белеп бетермәсәм дә, монысын тәгаен әйтә алам: якыннарыңны, дусларыңны котлап, сөендерү гөнаһ түгел! Бәйрәм бе...

Татарга тагылучы бәйрәмнәр

Биредә татарларга бернинди дә катнашы булмаган, әмма тагылган, үткәрелүче берничә бәйрәм турында язылды. 1) Татьяна көне. Имеш, студентлар бәйрәме. Ә кем соң ул Тат ь яна, безгә ни катнашы бар аның? Христиан дине вәкиле булып тора ул. Бәйрәм буларак МДУ ачылгач үткәрелә башлаган. Әмма Татиана Римская - "раннехристианская мученица", һәм бәйрәм нәкъ менә аны искә алу көне булып үткәрелә. 2) Изге Валентин көне. Яки Гашыйклар көне. Яшьләр бер-беренә "валентинка"лар бүләк итәргә тиеш, ә аның символы итеп йөрәк сурәтен алганнар. Билгеле инде, яш ь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гыйшык утында янмаган? Әмма монысы да христианлаштыру өчен үткәрелүче бәйрәм. Әмма православныкы түгел, ә католикларныкы. Татарларга тагын бернинди дә катнашы юк. Шулай булгач ни өчен татар яшьләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Әле, оялмыйча, Изге Вәли көне дип үткәргән булалар... Мөселман туганнарым, шушы христиан бәйрәмнәрендә катнашып, гөнаһ җыеп йөрмәсәгез иде!!! 

9 май

Минем өчен 9 май чын бәйрәм түгел. Чөнки Германиянең капитуляция ясавы инде 8е көнне үк булган. Ә сугыш хәрәкәтләре аннан соң да дәвам иткән әле. Шуңа күрә бәйрәмне 9ына билгеләү ничектер сәер тоела миңа. Мин моны кабул итә алмыйм. Моннан тыш, ни өчен әле безнең динебезне һәм милләтебезне кысучы дәүләтнең (СССР) безгә руслардан азатлык бирергә теләгән илне (Өченче рейх, яки Германия Империясе) җиңүен бәйрәм итәбез соң без? Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Идел-Урал штаты төзелергә тиеш булган бит. Ә без, татарлар, үз киләчәгебезне җимереп, урыс колониясе булып калдык... Тагын бер "сәерлек": БМО тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм килешү көннәренең (Дни памяти и примирения, посвященные памяти жертв Второй мировой войны) нәкъ менә 8-9 майларга билгеләнүе. Ә бит Икенче бөтендөнья сугышы 2 нче сентябрьдә, Япония белән сугыш тәмамлангач беткән булып санала. Мин бу бәйрәмнән тулысынча баш тарту яклы түгел. Халыкара бәйрәм булганлыктан, ми...

Дин милләттән аерылганмы?

Күпчелек "Әйе" дип җавап бирергә ярата. Ләкин миңа, милләтче буларак, бу бер дә ошамый. Мин күптәннән бу сорауга җавап табарга тырышам, ләкин "Әйе" дип җавап бирүчеләрдән дә, "Юк" диючеләрдән дә моңа кадәр төгәл һәм дәлилләнгән җавап алганым булмады. "Безнең гәҗит"нең 31 март санында басылып чыккан язмада бу турыда искә алынды. Һәм мин, ниһаять, күңелемә ятышлы җавапны алдым. Шулай итеп, онытмас өчен, һәм башка форумнарда мисал итеп китерергә җайлырак булсын өчен, аны монда урнаштырырга булдым. «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез», — ди. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә х...