Татарга тагылучы бәйрәмнәр

Биредә татарларга бернинди дә катнашы булмаган, әмма тагылган, үткәрелүче берничә бәйрәм турында язылды.

1) Татьяна көне. Имеш, студентлар бәйрәме. Ә кем соң ул Татьяна, безгә ни катнашы бар аның? Христиан дине вәкиле булып тора ул. Бәйрәм буларак МДУ ачылгач үткәрелә башлаган. Әмма Татиана Римская - "раннехристианская мученица", һәм бәйрәм нәкъ менә аны искә алу көне булып үткәрелә.


2) Изге Валентин көне. Яки Гашыйклар көне. Яшьләр бер-беренә "валентинка"лар бүләк итәргә тиеш, ә аның символы итеп йөрәк сурәтен алганнар. Билгеле инде, яшь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гыйшык утында янмаган? Әмма монысы да христианлаштыру өчен үткәрелүче бәйрәм. Әмма православныкы түгел, ә католикларныкы. Татарларга тагын бернинди дә катнашы юк. Шулай булгач ни өчен татар яшьләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Әле, оялмыйча, Изге Вәли көне дип үткәргән булалар...

Мөселман туганнарым, шушы христиан бәйрәмнәрендә катнашып, гөнаһ җыеп йөрмәсәгез иде!!! 

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

VK.COM татар берләшмәләре рейтингы [ИЮНЬ 2013]