Сообщения

Показаны сообщения с ярлыком "Спорт"

Rubin Tatar Fans

Футбол - дөньядагы №1 спорт төре. Казан - Рәсәйнең спорт башкаласы. "Рубин" - Премьер-Лигадагы иң көчле такымнарның (команда) берсе. Башка футбол такымнары кебек үк, безнең дә үз җанатарлар (фан) оешмалары бар. Иң төп оешма булып Rubin Ultras тора. Ләкин алар, башка шәһәрләрдәге җанатарлар кебек үк, ультра-уң фикерле яшьләр, ягъни Рәсәй Империясен торгызу идеялары белән яналар. Без - татарлар - алар сафларына кушылуны дөрес адымга санамыйбыз. Шуңа күрә дә татар җанатарлары берлеге төзү идеясы барлыкка килде. Мондый берләшмә Мәскәүдә (!) эшләп килә инде, аларның хәтта чит илләрдәге уеннарга чыгулары да билгеле! Менә тасвирламасы: YEGETLӘR Фан-группа начала существование 16 января 2011. Мы придерживаемся умеренно-националистического мировоззрения, выраженного в стремлении сохранять и преумножать наследие предков, а также в отстаивании естественных интересов нашего народа. Мы объединяемся с целью обеспечить красивую поддержку ФК "Рубин", а также и для комфортного ...

Рыжиков “Рубин”да кала.

Тагын ярты елга... Аннан соң китү-китмәү яңадан карала башлаячак. Ә бүгенге көнгә соңгы хәбәр булып капкачының "Рубин" белән яңа контракт имзалавы тора. Моның сәбәбе: Казан клубы капкачыны саткан очракта күбрәк акча ала алсын өчен, чөнки, иске контракт срогы чыккан очракта, ул командадан ирекле агент булып яисә бик очсыз бәягә китәчәк иде. Моңа "Афәрин!" дип кенә әйтеп була. Яңа килешү турында Рыжиковның агенты "Советский спорт" басмасына хәбәр итте. Махсус fiker.ru сайты өчен.

Рәсәй Кубогы. 1/16 финал.

Әлеге турнирда 2 Татарстан клубы да төшеп калды. Кызганыч... Чаллы "КамАЗ"ы "Алания"гә пенальтилар сериясендә 2:4 исәбе белән җиңелде. Ә Казан "Рубин"ы "Волгарь-Газпром" командасына оттырды (0:1). Шунысын әйтеп үтү кирәк: әлеге матчка безнең 11 (!) резервистыбыз килгән иде. Корбан Бәрдыев үзе килеп тә тормаган. "Рубин"ның Рәсәй Кубогын отканы юк икәнен исәпкә алсак, бу бер дә яхшы түгел... Моннан тыш, кубок уенында Тәккә травма алды... Кайбер мәгълүматлар буенча, моннан алдагы чемпионат уенында Калешин да травма алган. Ә монысы инде бик начар:((( P.S. "Рубин" "Вольфсбург" һөҗүмчесе Обафеми Мартинс белән килешү төзеде. Махсус fiker.ru сайты өчен.

Кабзә китте... Бушка.

"Рубин" белән контракты төгәлләнүче төрек һөҗүмчесе Хәсән Кабзә ирекле агент сыйфатынды французларның "Монпелье" командасына күчте. Кабзә "Рубин"га 2007 нче елның августында "Галатасарай"дан килгән иде. Шул вакыттан бирле Хәсән безнең клуб өчен 65 рәсми уен уйнады һәм 8 гол кертте. "Рубин" составында ике тапкыр Рәсәй чемпионы булды. Хәсәнгә яңа клубында уңышлар һәм яңа дәрәҗәләр телибез! ("Рубин" пресс-үзәге) Хәтерләсәгез, без Домингесны да ирекле агент сыйфатында, бушка җибәрдек. Хәзер менә Кабзә китә. Дөрес, соңгысы бик зур югалту түгел. Тик менә киткән вакытта да клубка күпмедер файда китерсә шәп булыр иде. "Рубин" бит Клозены алмакчы була :))) (Алдан ук әйтим: барып кына чыкмаячак :))) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Татарстан футболы яңалыклары

РФС КДК “Рубин-2″ командасына 1000 сум күләмендә штраф салды. (“ФНК”) ———————————— Травма алу сәбәпле ике ай ярым уйнамаган Евгений Качан кичә “КАМАЗ” дублерлары өчен чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: әлеге сакчы 6 сезон буе Красноярск “Металлург”ы өчен чыгыш ясады, зәңгәрле-аклыларга 2008 нче елда күчте һәм 23 уенда катнашты. 2009 нчы елгы сезонда 27 яшьлек футболчы Воронеж “Факел”ы һәм Липецк “Металлург”ы өчен арендада уйнады, ә Яр Чаллыга кайткач, 2010 нчы елгы сезон башында Төркиядәге җыен вакытында җәрәхәт алды. Шулай итеп, Чаллы командасында лазаретта бары тик ярымсакчы Рифат Мостафин гына калды. (OneDivision.ru) ———————————— “Жемчужина” – “КАМАЗ” 3:2 (1:2) Голлар: Перов А., 37 (0:1), Гогниев С., 42 (0:2), Данишевский А., 44 (1:2), Рикарду С., 78 (2:2), Рикарду С., 90 (3:2). (“ФНК”) ———————————— Элек Кишиневтан “Зимбру”өчен чыгыш ясаган һәм 51 уенда 7 туп керткән 21 яшьлек Молдавия һөҗүмчесе Александр Антонюк “Рубин” белән 4 еллык килешү төзеде. (“Рубин” пресс-үзәге...

Безнекеләр дөнья чемпионатында

“Рубин” ярымсакчысы Макбет Сибайя КАРдагы дөнья чемпионатында беренчелек хуҗалары өчен Франция җыелмасына каршы уйнады. Сибайя баштан ук уенга чыкты, матч беткәнче уйнады һәм үз җыелмасына французларны 2:1 исәбе белән җиңәргә булышты. Кызганыч, Макбет өчен дөнья чемпионатындагы беренче матч бер үк вакытта соңгысы да булды. КАР җыелмасы, җиңүгә карамастан, плей-оффка чыга алмады, “А” төркемендәге икенче урынны керткән-керттергән туплар аермасы буенча Мексика җыелмасына калдырды. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” “Арис” белән очрашачак

Австриядәге җыенда өченче контроль уен өчен көндәш билгеләнде. “Рубин” грек “Арис”ы белән очрашачак. Салониклардан килгән команда соңгы Греция чемпионатында бишенче урынны алган. Шулай итеп, барлык контроль уеннар исемлеге түбәндәгечә: 24 июнь – “Динамо” (Киев, Украина) 29 июнь – “Локомотив” (Мәскәү) 3 июль – “Арис” (Салониклар, Греция) (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Израиль җыелмасы сакчысы Кейнан “Рубин” белән 3 еллык килешү төзер дип көтелә

Израиль җыелма командасы сакчысы Декель Кейнанның рәсми вәкилләре клиентларының “Рубин” белән контракт шартлары телдән килешенде дип белдерәләр. Аларның сүзләренчә, 25 яшьлек футболчы Рәсәй чемпионнары белән 3 сезонлык килешү төзергә тиеш. Хезмәт хакы елга €450-500 мең булыр дип уйланыла. “Казанлылар Австриядә Кейнанны бик яхшы кабул иттеләр, – диде уенчының агентларының берсе булган Гилат Кацав. – Әлегә Декель 2 әзерлектә катнашты, Киев “Динамо”сына каршы булачак пәнҗешәмбе көнге контроль уенда да кырга чыгар дип көтелә. Ахырда барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм: нинди дә булса авырлыклар чыгу өчен сәбәпләр күрмим”. (“Спорт-Экспресс”) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” яшьләр составы “Вентспилс” белән уйнады

Латвиядәге җыенда “Рубин” яшьләр составы ” Вентспилс” белән контроль уен үткәрде. Әлеге команда Латвия чемпионаты лидерлары сафына керә һәм хәзерге вакытта турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Уен кискен рухта үтте һәм тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1. Исәпне Латвия футболчылары ачты. Бу 28 нче минутта булды. Казанлылар Баһадир Насыймовның 49 нчы минуттагы голы белән җавап кайтардылар. “Рубин”ның яшьләр командасы уенга түбәндәге состав белән чыкты: Нестеренко, Жестоков, Чернов, Кулеша, Мищенко, Сәмигуллин, Җәлилов, Бикчәнтәев, Умарбоев, Куклев, Портнягин. Уен барышында алмашка чыгучылар: Устинов, Тарабриков, Ситдиков, Әскәров, Бранди, Кухарчук, Насыймов. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.