Израиль җыелмасы сакчысы Кейнан “Рубин” белән 3 еллык килешү төзер дип көтелә

Израиль җыелма командасы сакчысы Декель Кейнанның рәсми вәкилләре клиентларының “Рубин” белән контракт шартлары телдән килешенде дип белдерәләр. Аларның сүзләренчә, 25 яшьлек футболчы Рәсәй чемпионнары белән 3 сезонлык килешү төзергә тиеш. Хезмәт хакы елга €450-500 мең булыр дип уйланыла.

“Казанлылар Австриядә Кейнанны бик яхшы кабул иттеләр, – диде уенчының агентларының берсе булган Гилат Кацав. – Әлегә Декель 2 әзерлектә катнашты, Киев “Динамо”сына каршы булачак пәнҗешәмбе көнге контроль уенда да кырга чыгар дип көтелә. Ахырда барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм: нинди дә булса авырлыклар чыгу өчен сәбәпләр күрмим”. (“Спорт-Экспресс”)

Махсус fiker.ru сайты өчен.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

Стандарт Windows шрифтлары