Сообщения

Сообщения за 2010

Татарстанның бәйрәм һәм истәлекле көннәре

Яңа ел каникуллары - 1, 2, 3, 4, 5 гыйнвар Ватанны саклаучылар көне - 23 февраль Халыкара хатын-кызлар көне - 8 март Яз һәм Хезмәт бәйрәме - 1 май Җиңү көне - 9 май Рәсәй көне - 12 июнь Татарстан Җөмһүрияте көне - 30 август Халыклар бердәмлеге көне - 4 ноябрь Татарстан Җөмһүрияте Конституциясе көне - 6 ноябрь Дини бәйрәм көннәре: Раштуа - 7 гыйнвар Ураза гаете Корбан гаете Соңгы ике бәйрәмнең көне, ай календаре һәм урнашкан традицияләргә нигезләнеп, Татарстан Җөмһүрияте Президенты указы белән билгеләнә. Әлеге көннәр ял көннәре булып санала. Язгы кыр эшләре бетү уңаеннан оештырылучы милли Сабантуй һәм Каравон бәйрәмнәре көннәре Татарстан Җөмһүрияте Президенты указы нигезендә билгеләнә. Туган тел көне - 26 апрель Идел Болгарстанының Исламны рәсми кабул иткән көне - 21 май Закон РТ от 19 февраля 1992 г. № 1448-ХII "О праздничных и памятных днях в Республике Татарстан" (14 октябрь 2010 көнне кабул ителгән үзгәрешләр белән)

Windows. Татар хәрефләрен урнаштыру.

Изображение
Ничек татар хәрефләрен урнаштырырга? Ничек татарча язарга? Күп кенә форумнарда һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә шушындый типтагы сорауларны күрергә була. Аларга дөрес җавап бирүчеләр булса да, кайберәүләр "бераз сәеррәк" киңәшләр дә биргәли. Мәсәлән, шундый-шундый шрифт урнаштырырга, "раскладка" "скачать итеп" куярга һ.б. Күп кеше бер нәрсәне белеп бетерми: Microsoft компаниясе Windows 2000 операцион системасыннан башлап татар хәрефләре белән язу мөмкинлеген булдырды! Һәм моның өчен бер нәрсә дә урнаштырырга кирәкми!  Бары тик татар хәрефләрен "кабызырга" гына кирәк! Татар хәрефләрен кабызу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк: 1) "Панель управления" дигән көйләүләр битендәге "Язык и региональные стандарты" бүлегенә керергә. Төрле ОСларда ул төрлечә атала. Әмма барысында да бер үк ысул белән кереп була: уң якта астагы почмакта тел исеменә (RU, EN) тычканның ук як төймәсе белән басарга һәм "Параметры..." бүлег

Болгар? Керәшен? Башкорт? Юк, татар!

"Безнең гәҗит"тә Илфак Шиһаповның шәп кенә язмасы басылды бит әле. Шуннан өзекләр китереп үтәм. Болгарлар турында: 1944 елны ук, татарларның тамырын кисү өчен чыгарылган карарга нигезләнеп, безнең кайбер галимнәр дә болгар-татар теориясен нык яклады. Заманалар үзгәреп, безнең Алтын Урда татарлары варислары икәнебезне әйтергә ярый башлагач та, алар ул теориядән ваз кичә алмадылар, чөнки, алай иткәндә, аларның гомер буе ялганга эшләп, фәнни дәрәҗәләр алганы, буш китаплар язганы исбатланачак бит. Чынлап та, заманында Идел буенда болгарлар яшәгән. Ләкин... Бүген кайбер Казан галимнәреннән башка барлык тарихчылар һәм тел белгечләре дә Идел буе болгарлары теленең дә­вамчысы бүгенге чуаш теле икәнен таный. Шулай ук бүгенге Болгар хәрәбәләренең дә XIV гасырда Алтын Урда татарлары тарафыннан төзелгәне билгеле. Ә XVIII – XIX гасырларда, татар зыялылары арасында әл-Болгари тәхәллүсе табылу ул бары тик үзәге Болгар шәһәре булган Болгар олысына мөнәсәбәтне генә аңлата. Багдади, Хәрәзм

Тиле-миле хәбәрләр

Бүген кайгылы көн:-( Әбәттә өстәл астындагы ипи валчыгы өчен таракан белән канлы сугышта кырмыска үлгән! Бу хәбәрне дусларыңа җибәр. Җибәрмәсәң, бетлисең! :-) *** Бу язманы 9000 биткә җибәр, мониторга төкер, култык астыңдагы йоннарны яндыр, кулыңа тыч, караватыңа китереп тип һәм көт: 25 секундтан соң сөйгәнең шалтыратыр. =)) *** Я, Аллам! Бу чыннан да эшли! Тикшереп кара! 1) 10 минутка суламый тор. 2) Үл. Тик башта әлеге язманы 10 дустыңа җибәр, алайса барып чыкмаячак =))

Бөрбашны төтен каплады...

Изображение
Монысы http://fires.kosmosnimki.ru/?x=50.695&y=56.033&z=7 битеннән алынды: Лесхоз тирәсе (Саба районы бугай) яна. Шулай ук Әлмәт һәм Чаллы тирәләрендә дә пожарлар бар.

Рыжиков “Рубин”да кала.

Тагын ярты елга... Аннан соң китү-китмәү яңадан карала башлаячак. Ә бүгенге көнгә соңгы хәбәр булып капкачының "Рубин" белән яңа контракт имзалавы тора. Моның сәбәбе: Казан клубы капкачыны саткан очракта күбрәк акча ала алсын өчен, чөнки, иске контракт срогы чыккан очракта, ул командадан ирекле агент булып яисә бик очсыз бәягә китәчәк иде. Моңа "Афәрин!" дип кенә әйтеп була. Яңа килешү турында Рыжиковның агенты "Советский спорт" басмасына хәбәр итте. Махсус fiker.ru сайты өчен.

Кыска татар гәп сүзлеге

Бу сүзлек, беренче чиратта, татар яшьләренең үз телләре белән кызыксынуын арттырыр өчен төзелде. Чөнки аны булдыруда бөтен теләгән кеше дә катнаша ала. Әгәр дә синең яңа сүз өстәргә, үз фикереңне җиткерергә теләгең булса, рәхим ит! а авазбаш, кычкрафон - микрофон авызына итек – в рот сапог акбаш – водка акыргыч – колонки, моники акчага утыртырга - посадить на деньги алты хатын - бер базар – шум-гам арба – тачка, машина асылды – зависать ат үтерергә - тәмәке тартырга (курить) ашамый – не поддерживает (комп. программы) ә әфлисун – 1) мажорик, 2) кондуктор б бабай – Минтимер Шәрипыч бөке - пробка (дорожная) боралак - вертолёт боткалану - сильно учиться, ботиться буклау – сүгү, окунать в дерьмо бугизгеч – 1) джип, 2) гриндерсы (ботинки) г гәп – сленг газга китеру – возбуждать д думбак – барабаны (Кытай татарлары) → думбакчы – ударник дивар остасы – графитчик ж/җ җанлы аваз, тере яңгыраш – живой звук и/й йөзпот(лы) – стопудово йөзекләнергә – өйләну йыртык –

Туңбашлар сүзлеге

Бу "сүзлек" татар телле аеруча текә туңбашлар өчен! Биредә татарча сүгенү сүзләре һәм шәп фразалар тупланган. ригая сиңа – респект тебе кутак аяз - ясен хуй кара күтле серкә - гнида черножопая сегердуй - долбоёб ташак чәйнәмә - не пизди эт секкән ала карга - кандидат технических наук кашак асты, күт җоны - нехороший человек кутак күз - ты че, не узнал меня кутак кул - опять что-то сломал сегәргә-тәпәчләргә - ебать-колотить бук калҗасы - кусок говна җепшеккә кадәр манчырга - мочить до талого бар казык башына – иди нахуй бет сегеп йөрүче – тунеядец таз - паршивый кутагымны татып кара – отведай моего члена мәтәлергә - кувыркаться минем далаларда тозлана ул - в моих степях тусуется кутакимәр - хуесос мисегәр – мозгоеб сектерергә - подъёбывать әйдә бәтәкләшәбез – пошли попиздим тинтәк тән – глупое тело каратәннәр – негры син кемгә өрәсең – ты на кого лаешь бетле маэмай - собаченка вшивая гөберле бака үрчеме – җабий выводок томана кисәге – кусок тупицы

Рәсәй Кубогы. 1/16 финал.

Әлеге турнирда 2 Татарстан клубы да төшеп калды. Кызганыч... Чаллы "КамАЗ"ы "Алания"гә пенальтилар сериясендә 2:4 исәбе белән җиңелде. Ә Казан "Рубин"ы "Волгарь-Газпром" командасына оттырды (0:1). Шунысын әйтеп үтү кирәк: әлеге матчка безнең 11 (!) резервистыбыз килгән иде. Корбан Бәрдыев үзе килеп тә тормаган. "Рубин"ның Рәсәй Кубогын отканы юк икәнен исәпкә алсак, бу бер дә яхшы түгел... Моннан тыш, кубок уенында Тәккә травма алды... Кайбер мәгълүматлар буенча, моннан алдагы чемпионат уенында Калешин да травма алган. Ә монысы инде бик начар:((( P.S. "Рубин" "Вольфсбург" һөҗүмчесе Обафеми Мартинс белән килешү төзеде. Махсус fiker.ru сайты өчен.

Кабзә китте... Бушка.

"Рубин" белән контракты төгәлләнүче төрек һөҗүмчесе Хәсән Кабзә ирекле агент сыйфатынды французларның "Монпелье" командасына күчте. Кабзә "Рубин"га 2007 нче елның августында "Галатасарай"дан килгән иде. Шул вакыттан бирле Хәсән безнең клуб өчен 65 рәсми уен уйнады һәм 8 гол кертте. "Рубин" составында ике тапкыр Рәсәй чемпионы булды. Хәсәнгә яңа клубында уңышлар һәм яңа дәрәҗәләр телибез! ("Рубин" пресс-үзәге) Хәтерләсәгез, без Домингесны да ирекле агент сыйфатында, бушка җибәрдек. Хәзер менә Кабзә китә. Дөрес, соңгысы бик зур югалту түгел. Тик менә киткән вакытта да клубка күпмедер файда китерсә шәп булыр иде. "Рубин" бит Клозены алмакчы була :))) (Алдан ук әйтим: барып кына чыкмаячак :))) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Татарстан футболы яңалыклары

РФС КДК “Рубин-2″ командасына 1000 сум күләмендә штраф салды. (“ФНК”) ———————————— Травма алу сәбәпле ике ай ярым уйнамаган Евгений Качан кичә “КАМАЗ” дублерлары өчен чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: әлеге сакчы 6 сезон буе Красноярск “Металлург”ы өчен чыгыш ясады, зәңгәрле-аклыларга 2008 нче елда күчте һәм 23 уенда катнашты. 2009 нчы елгы сезонда 27 яшьлек футболчы Воронеж “Факел”ы һәм Липецк “Металлург”ы өчен арендада уйнады, ә Яр Чаллыга кайткач, 2010 нчы елгы сезон башында Төркиядәге җыен вакытында җәрәхәт алды. Шулай итеп, Чаллы командасында лазаретта бары тик ярымсакчы Рифат Мостафин гына калды. (OneDivision.ru) ———————————— “Жемчужина” – “КАМАЗ” 3:2 (1:2) Голлар: Перов А., 37 (0:1), Гогниев С., 42 (0:2), Данишевский А., 44 (1:2), Рикарду С., 78 (2:2), Рикарду С., 90 (3:2). (“ФНК”) ———————————— Элек Кишиневтан “Зимбру”өчен чыгыш ясаган һәм 51 уенда 7 туп керткән 21 яшьлек Молдавия һөҗүмчесе Александр Антонюк “Рубин” белән 4 еллык килешү төзеде. (“Рубин” пресс-үзәге

Безнекеләр дөнья чемпионатында

“Рубин” ярымсакчысы Макбет Сибайя КАРдагы дөнья чемпионатында беренчелек хуҗалары өчен Франция җыелмасына каршы уйнады. Сибайя баштан ук уенга чыкты, матч беткәнче уйнады һәм үз җыелмасына французларны 2:1 исәбе белән җиңәргә булышты. Кызганыч, Макбет өчен дөнья чемпионатындагы беренче матч бер үк вакытта соңгысы да булды. КАР җыелмасы, җиңүгә карамастан, плей-оффка чыга алмады, “А” төркемендәге икенче урынны керткән-керттергән туплар аермасы буенча Мексика җыелмасына калдырды. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” “Арис” белән очрашачак

Австриядәге җыенда өченче контроль уен өчен көндәш билгеләнде. “Рубин” грек “Арис”ы белән очрашачак. Салониклардан килгән команда соңгы Греция чемпионатында бишенче урынны алган. Шулай итеп, барлык контроль уеннар исемлеге түбәндәгечә: 24 июнь – “Динамо” (Киев, Украина) 29 июнь – “Локомотив” (Мәскәү) 3 июль – “Арис” (Салониклар, Греция) (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Израиль җыелмасы сакчысы Кейнан “Рубин” белән 3 еллык килешү төзер дип көтелә

Израиль җыелма командасы сакчысы Декель Кейнанның рәсми вәкилләре клиентларының “Рубин” белән контракт шартлары телдән килешенде дип белдерәләр. Аларның сүзләренчә, 25 яшьлек футболчы Рәсәй чемпионнары белән 3 сезонлык килешү төзергә тиеш. Хезмәт хакы елга €450-500 мең булыр дип уйланыла. “Казанлылар Австриядә Кейнанны бик яхшы кабул иттеләр, – диде уенчының агентларының берсе булган Гилат Кацав. – Әлегә Декель 2 әзерлектә катнашты, Киев “Динамо”сына каршы булачак пәнҗешәмбе көнге контроль уенда да кырга чыгар дип көтелә. Ахырда барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм: нинди дә булса авырлыклар чыгу өчен сәбәпләр күрмим”. (“Спорт-Экспресс”) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” яшьләр составы “Вентспилс” белән уйнады

Латвиядәге җыенда “Рубин” яшьләр составы ” Вентспилс” белән контроль уен үткәрде. Әлеге команда Латвия чемпионаты лидерлары сафына керә һәм хәзерге вакытта турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Уен кискен рухта үтте һәм тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1. Исәпне Латвия футболчылары ачты. Бу 28 нче минутта булды. Казанлылар Баһадир Насыймовның 49 нчы минуттагы голы белән җавап кайтардылар. “Рубин”ның яшьләр командасы уенга түбәндәге состав белән чыкты: Нестеренко, Жестоков, Чернов, Кулеша, Мищенко, Сәмигуллин, Җәлилов, Бикчәнтәев, Умарбоев, Куклев, Портнягин. Уен барышында алмашка чыгучылар: Устинов, Тарабриков, Ситдиков, Әскәров, Бранди, Кухарчук, Насыймов. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Чылбыр

1. кадерлем 2. матурым 3. җаным 4. акыллым 5. җимешем 6. сердәшем 7. күз нурым 8. йомшагым 9. сөеклем 10. көмешем 11. асыл ташым 12. якыным 13. йөрәгем 14. язым 15. кояшым 16. ташбашым 17. киләчәгем 18. җан тынычлыгым 19. өметем 20. үткәнем 21. песекәем 22. сандугачым 23. усалым 24. мәхәббәтем 25. уңышым 26. энҗем 27. асыл кошым 28. тынычлыгым 29. яратканым 30. изге кешем 31. гомерем 32. язмышым 33. йолдызым 34. хыялым 35. якты көнем 36. бәхетем 37. сөенечем 38. аккошым 39. карлыгачым 40. батырым 41. көткәнем 42. былбылым 43. акбүз атым 44. сөяркәм 45. тәтием 46. иркәм 47. бердән берем 48. бәхет җимешем 49. татлы хыялым 50. шифам 51. сулар һавам 52. серле йомгагым 53. җырлар җырым 54. яшәү ямем 55. хәйләкәр төлкем 56. бәләкәчем 57. таң йолдызым 58. җан ярам 59. җанымның яртысы 60. аем 61. аяктан егучым 62. керпем 63. гүзәлем 64. эшчәнем 65. яшәү ямем 66. яшәү тәмем 67. өзелеп сөйгәнем 68. юлдашым 69. сердәшем 70. кычы

Татарга тагылучы бәйрәмнәр

Биредә татарларга бернинди дә катнашы булмаган, әмма тагылган, үткәрелүче берничә бәйрәм турында язылды. 1) Татьяна көне. Имеш, студентлар бәйрәме. Ә кем соң ул Тат ь яна, безгә ни катнашы бар аның? Христиан дине вәкиле булып тора ул. Бәйрәм буларак МДУ ачылгач үткәрелә башлаган. Әмма Татиана Римская - "раннехристианская мученица", һәм бәйрәм нәкъ менә аны искә алу көне булып үткәрелә. 2) Изге Валентин көне. Яки Гашыйклар көне. Яшьләр бер-беренә "валентинка"лар бүләк итәргә тиеш, ә аның символы итеп йөрәк сурәтен алганнар. Билгеле инде, яш ь чакта кем генә гашыйк булмаган да, гыйшык утында янмаган? Әмма монысы да христианлаштыру өчен үткәрелүче бәйрәм. Әмма православныкы түгел, ә католикларныкы. Татарларга тагын бернинди дә катнашы юк. Шулай булгач ни өчен татар яшьләре шушы бәйрәмдә катнашырга тиешләр? Әле, оялмыйча, Изге Вәли көне дип үткәргән булалар... Мөселман туганнарым, шушы христиан бәйрәмнәрендә катнашып, гөнаһ җыеп йөрмәсәгез иде!!! 

9 май

Минем өчен 9 май чын бәйрәм түгел. Чөнки Германиянең капитуляция ясавы инде 8е көнне үк булган. Ә сугыш хәрәкәтләре аннан соң да дәвам иткән әле. Шуңа күрә бәйрәмне 9ына билгеләү ничектер сәер тоела миңа. Мин моны кабул итә алмыйм. Моннан тыш, ни өчен әле безнең динебезне һәм милләтебезне кысучы дәүләтнең (СССР) безгә руслардан азатлык бирергә теләгән илне (Өченче рейх, яки Германия Империясе) җиңүен бәйрәм итәбез соң без? Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Идел-Урал штаты төзелергә тиеш булган бит. Ә без, татарлар, үз киләчәгебезне җимереп, урыс колониясе булып калдык... Тагын бер "сәерлек": БМО тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм килешү көннәренең (Дни памяти и примирения, посвященные памяти жертв Второй мировой войны) нәкъ менә 8-9 майларга билгеләнүе. Ә бит Икенче бөтендөнья сугышы 2 нче сентябрьдә, Япония белән сугыш тәмамлангач беткән булып санала. Мин бу бәйрәмнән тулысынча баш тарту яклы түгел. Халыкара бәйрәм булганлыктан, ми

Татарские алфавиты на латинице

Изображение
Зачем нам латиница? (suzlek.ru, сокращено и подправлено - KhayR) Многие тюркские народы перешли или находятся в процессе перехода на латинскую графику. К последнему относится и татарский язык. Переход на латиницу, хотя бы частичный, неизбежен. Постараюсь объяснить, почему латинская графика идеально подходит для татарского языка. Во-первых, латиница адекватно отображает произношение языка. В таких словах, как «сәгать» [сәғәт], «дикъкать» [диққәт], «тәнкыйть» [тәнқит] люди, привыкшие к русскому произношению слов, коих подавляющее большинство, будут произносить эти слова с мягким «т». Хотя, как известно людям, знающим язык, в татарском языке нет звука «ть», как и в большинстве европейских языков! Мягкий знак в слове «сәгать» смягчает предыдущую «а», которая в свою очередь передает твердый звук «ғ» (гъ). Этого звука нет в русском языке. Странным образом в татарский язык не ввели буквы, обозначающие звуки «қ» и «ғ», как это было сделано в других тюркских языках: башкирском, казахс

Правила покера

Изображение
ТЕХАССКИЙ ХОЛДЕМ. ОБЩИЕ ПРАВИЛА: 1. Покерные комбинации одинаковы для всех видов покера. 2. Покерные комбинации в порядке убывания (A-туз, K-король, Q-дама, J-валет): Флеш-рояль — 5 старших карт одной масти. Пример: ♦ A ♦ K ♦ Q ♦ J ♦ 10 Стрит-флеш — 5 последовательных карт одной масти. Пример: ♥ 7 ♥ 6 ♥ 5 ♥ 4 ♥ 3 Каре — 4 карты одного достоинства. Пример: ♠ J ♣ J ♦ J ♥ J ♠ 6 Фулл-хаус — 3 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♦ 6 ♥ 6 ♠ 6 ♥ K ♣ K Флеш — 5 карт одной масти. Пример: ♣ K ♣ 10 ♣ 5 ♣ 3 ♣ 2 Стрит — 5 последовательных карт. Пример: ♦ A ♣ K ♠ Q ♥ J ♠ 10 Тройка — 3 карты одного достоинства. Пример: ♠ 9 ♣ 9 ♦ 9 ♥ Q ♦ 4 Две пары — 2 карты одного достоинства и 2 другого. Пример: ♠ 5 ♣ 5 ♣ A ♥ A ♦ 10 Пара — 2 карты одного достоинства. Пример: ♥ 8 ♦ 8 ♠ K ♥ 4 ♥ 2 Старшая карта — когда нет ни одной из выше перечисленных комбинаций. Пример: ♦ J ♠ 10 ♥ 7 ♥ 5 ♣ 2 Если два расклада относятся к одной и той же комбинации, то их старшинство определяется в зависимости

Ветераннарны торак белән тәэмин итү. Җиңүгә 65 ел.

Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының тол калган хатыннарын, алар мохтаҗ булган очракта, торак белән тәэмин итәләр. Хәзерге вакытта кайсы сугыш ветеранының тол калган хатыны торакка мохтаҗ?.. Кайберләре, дөрестән дә, мохтаҗ. Аларның балалары я булмаган, я үлгән. Үз көчләре белән торакларын яңарта алмаган. Аларның барысы да шундыймы соң? Мисал китерәм. Тол калган ветеран хатыннарын бер сүз белән генә – әби дип кенә әйтик. Менә шул әбинең балалары бар. Ә әби ялгызы иске өйдә яши, балалары янына сыймаган. Димәк, дөрес тәрбия бирә алмаган. Икенче мисал – әби исерек малае белән яши яки аның малае төрмәдән кайтып керә алмый. Бу очракта да әби начар өйдә яшәргә мәҗбүр – торакка мохтаҗ килеп чыга. Димәк, бу әби дә баласына дөрес тәрбия бирә алмаган. Һәм шушындый балалар тәрбияләгән өчен хөкүмәт әбине бүләкли. Өченче мисал – әби балалары тәрбиясендә, алар белән бергә яши. Балалары ссудалар ала-ала, бурычларга батып, тырышып–тырмашып йорт сала, әбине кадерләп тәрбияли (бу шулай б

Анкета - "Кем син?"

Кызыклы анкета таптым әле. Бераз үзгәртеп, монда урнаштырырга булдым. 1) Кем син? 2) Без дуслармы? (Яки нидер зуррак/кечерәк) 3) Әгәр дә без очрашкан булсак, кайчан һәм кайда? 4) Син мине кайда чакырыр идең яки минем белән кайда барырга теләр идең? 5) Син мине үбәргә теләр идеңме? (Әгәр дә бу хәл инде булган икән... ничегрәк соң?) 6) Мине бер сүз белән тасвирлагыз... 7) Мине беренче күргәч ни кичердегез? 8) Минем турындагы уйларыгыз хаман да шундый укмы? 9) Минем турыда ни искә төшерә аласыз? 10) Әгәр дә сез миңа теләсә-ни бирә алсагыз, нәрсә бирер идегез? 11) Сез мине никадәр дәрәҗәдә яхшы беләсез? 12) Сез мине соңгы тапкыр кайда күрдегез? 13) Кайчан да булса миңа нидер әйтергә теләгән, ләкин әйтә алмаган чагыгыз булдымы? 14) Әгәр дә сез минем белән иртән бер түшәктә уянсагыз, сезнең реакция нинди булыр иде? 15) Бу анкетаны үзегезнең битегезгә дә өстәргә онытмагыз, кереп язып чыгармын!..

Дин милләттән аерылганмы?

Күпчелек "Әйе" дип җавап бирергә ярата. Ләкин миңа, милләтче буларак, бу бер дә ошамый. Мин күптәннән бу сорауга җавап табарга тырышам, ләкин "Әйе" дип җавап бирүчеләрдән дә, "Юк" диючеләрдән дә моңа кадәр төгәл һәм дәлилләнгән җавап алганым булмады. "Безнең гәҗит"нең 31 март санында басылып чыккан язмада бу турыда искә алынды. Һәм мин, ниһаять, күңелемә ятышлы җавапны алдым. Шулай итеп, онытмас өчен, һәм башка форумнарда мисал итеп китерергә җайлырак булсын өчен, аны монда урнаштырырга булдым. «Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин: Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез», — ди. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә х

Темперамент

Минем темперамент: 40% - меланхолик, 40% - холерик, 14% - сангвиник, 6% - флегматик. Кыскасы, мин меланхолик-холерик :-) Һәр темпераментның нәрсә аңлатканын моннан укый аласыз: Меланхолик не уверен в себе, тревожен. Хорошо разбирается в оттенках чувств, осторожен и осмотрителен. Скрытен и застенчив, сильно переживает по малейшему поводу. Человек легко ранимый. Холерик - горячий, страстный, импульсивный и порывистый, быстро и ярко реагирующий. Он эмоционален, легко заводится, легко разводится и на смех и на слезы. Сангвиник - живой и подвижный человек с богатыми и быстро сменяющими эмоциями, выразительной мимикой и быстрой реакцией на все события, происходящие вокруг него. Флегматик невозмутим, непрошибаемо спокойный, даже ленивый, взрывов эмоций у него нет, эмоциональный фон спокойный, ровный, одинаковый. Внешне скуп на проявление эмоций и чувств, вывести из себя флегматика трудно. Үз темпераментыңны белергә телисеңме? Рәхим ит! Когда-то давно древнегреческий врач Гипп