Авторлык хокукы бүгенге көндә иң авыр темаларның берсе булып тора. Бигрәк тә интернетта таратылучы легаль булмаган контент өчен эзәрлекләүләр башлангач. Нәрсә соң ул авторлык хокукы һәм нигә кирәк ул? Мисалга, берәр әсәр яздыгыз ди. Шуннан соң аны китап буларак бастырасыз, ә берничә көннән ул инде интернет челтәрендә пәйда була. Димәк, аны теләгән һәркем укый алачак. Бушка. Нәтиҗәдә, китабыгыз сатылмый, киштәләрдә тузан җыеп ята... Яки, мәсәлән, шигырь яки берәр шигырьгә көй яздыгыз. Нинди дә булса юллар белән ул чит кешегә эләкте ди. Ул, аны җыр итеп башкарып, үзенә файда эшли, ә сезгә моннан берни дә эләкми... Шушы һәм башка очракларда авторларны яклау өчен кирәк тә инде авторлык хокукы. Бүгенге көндә авторларга кагылышлы кануннар төрле илләрдә төрлечә, шулай ук алар үзгәрешләр дә кичереп тора. Шуңа, монда барлык нечкәлекләрен язуның кирәген күрмим. Әмма һәркем белергә тиеш төп өлешне язып үтәм. Әсәрнең (теләсә нинди интеллектуаль хезмәт нәтиҗәсе: әдәби әсәр, көй, җыр, программ