Сообщения

Сообщения за июль, 2011

Кем мин синең өчен?

Кем мин синең өчен? 1. Син минем жанымның яртысы. 2. Туйдырдың инде :)) 3. Куяным. 4. Хөрмәт итәм. 5. Мин сине яратам! 6. Синең белән бик күңелле :-) 7. Дустым. 8. Яраткан дустым. 9. Син миңа ошыйсың. 10. Күрше. Барлык дусларыңа җибәр. Кызык булыр =)) Бераз үзгәртелгән версия - KhayR

Статусларым

Монда үземнең берничә статусымны язып калдырам әле. Кайбер чакта башка әллә нинди уй-фикерләр килә икән ул =)) *** Я не собираюсь следовать за толпой, как овечка в стаде. У меня есть свое мнение. Переубедить вы меня не сможете. Хотите или нет, но придется с этим смириться... *** F1 ярдәм итсен миңа, F2 сакласын мине. Ctrl-Alt-Delete исеме белән. Enter. (Автор мин түгел, тәрҗемә минеке) *** Бу төндә мин үземнең бик тә кирәк булуымны аңладым. Черкиләргә...  (Автор мин түгел, тәрҗемә минеке)

Фикерем: Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…

Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы… Хмм... Тагын болгарчылык идеясы, милләтне таркату... Тагын "без болгар, ә татар түгел"... Күпме була инде бу әкиятне сатарга?.. Әйе, мин милләтче. Әйе, мин татар-монгол теориясен күпмедер дәрәҗәдә яклыйм. Тик мин Болгар җыенына каршы берни дә әйтмим, чөнки беләм: Болгар иле безнең бер дәүләтебез, болгарлар - хәзерге милләтебез оешуга китергән төп бабаларыбызның берсе. Тик бердәнбер түгел! Шул ук һуннар да, Төрки Каһанлык төрки-татарлар кабиләләре да безнең бабаларыбыз! Ә татар-монгол дигән милләт юк: монголлар аерым, һәм аларга кушылган, алар белән ассимиляцияләнәгән берничә татар кабиләсе бар. Шулай ук монголларның үзләрендә дә күпмедер татар каны ага. Тик алар безнең бабаларыбыз түгел. Шулай булгач татар-монгол теориясе дә, болгарчылык теориясе дә күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә, ялгыш та. Урталык табып, чын дөрес тарихыбызны язарга вакыт! СССР һәм Урыс Империясе стереотипларыннан котылырга вакыт! Без - бөек халык! Без - татар!

Претензия к магазину «DNS»: кому-нибудь может пригодиться.

Управляющему магазина «DNS» по адресу ул. Баумана, 68 от ФИО   индекс, почтовый адрес Т ел.: номер телефона ПРЕТЕНЗИЯ 20 августа 20 10 года я приобрел в магизине «DNS» по адресу ул. Баумана, 68 ноутбук Acer Aspire 5741G-333G25Mi серийный номер такой-то , что подтверждается фискальным кассовым чеком и товарным чеком от 20 августа 20 10 г. На ноутбук был установлен гарантийный срок продолжительностью 12 месяцев. 18 сентября 2010 г. данный ноутбук перестал включаться, т.е. перестал выполнять свою основную потребительскую функцию. Утверждаю что дефект возник без видимых причин, следовательно, дефект носит заводской характер и возник до момента передачи товара покупателю. Ноутбук ремонтировался в авторизованном сервисном центре R-Style Service ( ООО “Эр-Эс Сервис Казань” Юридический адрес: 420107, Казань, ул. Петербургская, д. 50). Ноутбук был передан сервисному центру 20 сентября и получен 21 октября. Был заменен жесткий диск. Проблемы с жестким диском повтор

Минем темперамент турында

Бер-ике ай элек мин үз тәртибемнең, үз-үземне тотышымның үзгәрүен сизеп алдым әле. Шуңа темперамент тибымны тикшереп карарга булдым. Күптән планлаштырган булсам да, бүген генә вакыт таба алдым. 2010 ел башында тикшергәндә , мин 40% - меланхолик, 40% - холерик, 14% - сангвиник, 6% - флегматик булганмын. Ягъни "доминирующий" тип булып берьюлы меланхолик һәм холерик - капма-каршы типлар торган. Сангвиник холкы бик аз булган, ә флегматиклык булмаган диярлек. Хәзерге нәтиҗә: 39%  холерик 15%  сангвиник 15%  флегматик 31%  меланхолик Димәк, хәзерге вакытта миндә "доминирующий" тип юк :)) Холериклыгым 1, ә меланхоликлыгым 9 процентка кимегән булса да, әлеге типларга хас тәртип-холык миндә хәйран нык чагыла. Хәзер мин үземне курыкмыйча холерикка кертә алам :-) Сангвиниклыгым әллә ни үзгәрмәгән - 1%ка гына арткан. Ә флегматик тибы холкы 9 процентка үскән... Белмим, әллә инде чынлап торып пофигистка әйләнә башладым... Әлегә шушы 2 типның тәртибемә аз тәэсир итүе ге