Сообщения

Сообщения за октябрь, 2011

VK (ВКонтакте) татарча. Матбугат конференциясе

15 сентябрь (2011) көнне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында VK (ВКонтакте) социаль челтәренең татарча версиясен булдыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Әлеге чара өчен әзерләгән русча һәм татарча пресс-релизлар белән таныша аласыз. Чара турында хәйран күп язылды: http://qazan-radiosi.com/node/458 http://www.vatantat.ru/page59653.htm http://www.tatmedia.ru/tat/yanaliklar/kontakta_/ http://matbugat.ru/news/?id=4861 http://www.azatliq.org/content/article/24329736.html http://www.tatartime.com/?p=4062 http://prokazan.ru/newsv2/48783.html http://www.tatar-inform.ru/news/2011/09/15/285745/ http://etatar.ru/top/41116 Дөрес, күпчелегендә мәгълүмат дөрес үк түгел, тик PR өчен ярап тора =)) "Азатлык радиосы" ясаган әңгәмәләрне безнең төркемдә тыңлый аласыз:  http://vk.com/vktatar

Ташка аш?

Безнең халкыбызда "Таш белән атканда аш белән җавап бир" дигән мәкаль бар. Тагын "Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, син йомшак сүз белән җавап бир." дигәне дә бар. Тик күбрәк беренчесе кулланыла. Миңа бер дә ошамый иде бу мәкальләр. Ничек инде сине рәнҗетсәләр, син аларга "аш бирергә" тиеш? Мәгънәсе нидә бу сәерлекнең? Бүген бер кызыклы язмага юлыктым. Монда китереп үтәргә булдым: Когда то Конфуцию задали вопрос: «Правильно ли отвечать добром на зло?» На что он ответил: «Добром нужно отвечать на добро, а на зло нужно отвечать справедливостью». Бу нәкъ минем позицияне чагылдыручы җавап! Шулай ук шәп җавап булып Зиннур башкаруындагы "Ташка аш" җыры да тора. Һәм үз милләтебезнең дә тагын бер мәкален таптым: "Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш!"