Ташка аш?

Безнең халкыбызда "Таш белән атканда аш белән җавап бир" дигән мәкаль бар. Тагын "Сиңа каты сүз әйтсәләр дә, син йомшак сүз белән җавап бир." дигәне дә бар. Тик күбрәк беренчесе кулланыла.

Миңа бер дә ошамый иде бу мәкальләр. Ничек инде сине рәнҗетсәләр, син аларга "аш бирергә" тиеш? Мәгънәсе нидә бу сәерлекнең?

Бүген бер кызыклы язмага юлыктым. Монда китереп үтәргә булдым:

Когда то Конфуцию задали вопрос:
«Правильно ли отвечать добром на зло?»
На что он ответил: «Добром нужно отвечать на добро, а на зло нужно отвечать справедливостью».


Бу нәкъ минем позицияне чагылдыручы җавап! Шулай ук шәп җавап булып Зиннур башкаруындагы "Ташка аш" җыры да тора. Һәм үз милләтебезнең дә тагын бер мәкален таптым: "Ашка каршы - аш, ташка каршы - таш!"

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

Стандарт Windows шрифтлары