Сообщения

Сообщения за июнь, 2010

Татарстан футболы яңалыклары

РФС КДК “Рубин-2″ командасына 1000 сум күләмендә штраф салды. (“ФНК”) ———————————— Травма алу сәбәпле ике ай ярым уйнамаган Евгений Качан кичә “КАМАЗ” дублерлары өчен чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: әлеге сакчы 6 сезон буе Красноярск “Металлург”ы өчен чыгыш ясады, зәңгәрле-аклыларга 2008 нче елда күчте һәм 23 уенда катнашты. 2009 нчы елгы сезонда 27 яшьлек футболчы Воронеж “Факел”ы һәм Липецк “Металлург”ы өчен арендада уйнады, ә Яр Чаллыга кайткач, 2010 нчы елгы сезон башында Төркиядәге җыен вакытында җәрәхәт алды. Шулай итеп, Чаллы командасында лазаретта бары тик ярымсакчы Рифат Мостафин гына калды. (OneDivision.ru) ———————————— “Жемчужина” – “КАМАЗ” 3:2 (1:2) Голлар: Перов А., 37 (0:1), Гогниев С., 42 (0:2), Данишевский А., 44 (1:2), Рикарду С., 78 (2:2), Рикарду С., 90 (3:2). (“ФНК”) ———————————— Элек Кишиневтан “Зимбру”өчен чыгыш ясаган һәм 51 уенда 7 туп керткән 21 яшьлек Молдавия һөҗүмчесе Александр Антонюк “Рубин” белән 4 еллык килешү төзеде. (“Рубин” пресс-үзәге

Безнекеләр дөнья чемпионатында

“Рубин” ярымсакчысы Макбет Сибайя КАРдагы дөнья чемпионатында беренчелек хуҗалары өчен Франция җыелмасына каршы уйнады. Сибайя баштан ук уенга чыкты, матч беткәнче уйнады һәм үз җыелмасына французларны 2:1 исәбе белән җиңәргә булышты. Кызганыч, Макбет өчен дөнья чемпионатындагы беренче матч бер үк вакытта соңгысы да булды. КАР җыелмасы, җиңүгә карамастан, плей-оффка чыга алмады, “А” төркемендәге икенче урынны керткән-керттергән туплар аермасы буенча Мексика җыелмасына калдырды. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” “Арис” белән очрашачак

Австриядәге җыенда өченче контроль уен өчен көндәш билгеләнде. “Рубин” грек “Арис”ы белән очрашачак. Салониклардан килгән команда соңгы Греция чемпионатында бишенче урынны алган. Шулай итеп, барлык контроль уеннар исемлеге түбәндәгечә: 24 июнь – “Динамо” (Киев, Украина) 29 июнь – “Локомотив” (Мәскәү) 3 июль – “Арис” (Салониклар, Греция) (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Израиль җыелмасы сакчысы Кейнан “Рубин” белән 3 еллык килешү төзер дип көтелә

Израиль җыелма командасы сакчысы Декель Кейнанның рәсми вәкилләре клиентларының “Рубин” белән контракт шартлары телдән килешенде дип белдерәләр. Аларның сүзләренчә, 25 яшьлек футболчы Рәсәй чемпионнары белән 3 сезонлык килешү төзергә тиеш. Хезмәт хакы елга €450-500 мең булыр дип уйланыла. “Казанлылар Австриядә Кейнанны бик яхшы кабул иттеләр, – диде уенчының агентларының берсе булган Гилат Кацав. – Әлегә Декель 2 әзерлектә катнашты, Киев “Динамо”сына каршы булачак пәнҗешәмбе көнге контроль уенда да кырга чыгар дип көтелә. Ахырда барысы да әйбәт булыр дип өметләнәм: нинди дә булса авырлыклар чыгу өчен сәбәпләр күрмим”. (“Спорт-Экспресс”) Махсус fiker.ru сайты өчен.

“Рубин” яшьләр составы “Вентспилс” белән уйнады

Латвиядәге җыенда “Рубин” яшьләр составы ” Вентспилс” белән контроль уен үткәрде. Әлеге команда Латвия чемпионаты лидерлары сафына керә һәм хәзерге вакытта турнир таблицасында икенче урынны алып тора. Уен кискен рухта үтте һәм тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1. Исәпне Латвия футболчылары ачты. Бу 28 нче минутта булды. Казанлылар Баһадир Насыймовның 49 нчы минуттагы голы белән җавап кайтардылар. “Рубин”ның яшьләр командасы уенга түбәндәге состав белән чыкты: Нестеренко, Жестоков, Чернов, Кулеша, Мищенко, Сәмигуллин, Җәлилов, Бикчәнтәев, Умарбоев, Куклев, Портнягин. Уен барышында алмашка чыгучылар: Устинов, Тарабриков, Ситдиков, Әскәров, Бранди, Кухарчук, Насыймов. (“Рубин” пресс-үзәге) Махсус fiker.ru сайты өчен.

Чылбыр

1. кадерлем 2. матурым 3. җаным 4. акыллым 5. җимешем 6. сердәшем 7. күз нурым 8. йомшагым 9. сөеклем 10. көмешем 11. асыл ташым 12. якыным 13. йөрәгем 14. язым 15. кояшым 16. ташбашым 17. киләчәгем 18. җан тынычлыгым 19. өметем 20. үткәнем 21. песекәем 22. сандугачым 23. усалым 24. мәхәббәтем 25. уңышым 26. энҗем 27. асыл кошым 28. тынычлыгым 29. яратканым 30. изге кешем 31. гомерем 32. язмышым 33. йолдызым 34. хыялым 35. якты көнем 36. бәхетем 37. сөенечем 38. аккошым 39. карлыгачым 40. батырым 41. көткәнем 42. былбылым 43. акбүз атым 44. сөяркәм 45. тәтием 46. иркәм 47. бердән берем 48. бәхет җимешем 49. татлы хыялым 50. шифам 51. сулар һавам 52. серле йомгагым 53. җырлар җырым 54. яшәү ямем 55. хәйләкәр төлкем 56. бәләкәчем 57. таң йолдызым 58. җан ярам 59. җанымның яртысы 60. аем 61. аяктан егучым 62. керпем 63. гүзәлем 64. эшчәнем 65. яшәү ямем 66. яшәү тәмем 67. өзелеп сөйгәнем 68. юлдашым 69. сердәшем 70. кычы