Дин милләттән аерылганмы?

Күпчелек "Әйе" дип җавап бирергә ярата. Ләкин миңа, милләтче буларак, бу бер дә ошамый. Мин күптәннән бу сорауга җавап табарга тырышам, ләкин "Әйе" дип җавап бирүчеләрдән дә, "Юк" диючеләрдән дә моңа кадәр төгәл һәм дәлилләнгән җавап алганым булмады. "Безнең гәҗит"нең 31 март санында басылып чыккан язмада бу турыда искә алынды. Һәм мин, ниһаять, күңелемә ятышлы җавапны алдым. Шулай итеп, онытмас өчен, һәм башка форумнарда мисал итеп китерергә җайлырак булсын өчен, аны монда урнаштырырга булдым.

«Шамил» мәчете имам-хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин:
Кайберәүләр диндә милләт юк, дип уйлый. Бу, гомумән, дөрес сүз түгел. Диндә милләт бар, фанатизм юк. Дин һәрбер милләтне олылый, күтәрә, хөрмәтли. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Мин сезне халык-халык, милләт-милләт, төрле телдә, төрле төстә яраттым, шушы яратуымда хикмәт бар, бер-берегезне хөрмәт итегез», — ди. Дин теле – гарәп теле дип, без гарәпләргә әйләнергә тиеш түгел. Бу, киресенчә, дингә, милләткә хыянәт була. Чөнки Аллаһы Тәгалә Үзе милләт-милләт итеп яраттым ди, ә без гарәпкә әверелү дәгъватын алып барсак, юлыбыз дөреслеккә туры килмәс иде. Бүгенге кайбер яшь мөселманнар диндә милләт юк, дигән ялгыш фикердә яши, шуңа татар булып та туган телен белми. Сине Аллаһы Тәгалә тәкъдир итеп татар милләтендә яраткан икән, телеңне сөй, тарихыңны өйрән, башка милләтләрне хөрмәт ит — бу мөселманның сыйфаты.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Google Code Prettify: кодны төс белән аеру

Windows өчен кирәкле програмнар