Татнет

Татнет. Сорау туа: нәрсә соң ул? Бармы ул? Булса, кайда ул? Билгеле инде, интернетта. Татнет ул - Татар Интернеты сүзләренең кыскартылмасы.

Хәзерге вакытта бу сүзнең төгәл генә аңлатмасы юк, чөнки ул әле сүзлекләргә кертелмәгән, шунлыктан һәр кеше аңа үзе уйлаган мәгънә бирә.

Мисалга Википедияны гына да китерергә була. Рус версиясендә болай дип язылган:

Татнет — совокупность информационных ресурсов сети Интернет, созданных на государственных языках Республики Татарстан (татарский и/или русский языки) и рассказывающих о Татарстане и/или татарском народе. (Согласно альтернативному определению, Татнет — это совокупность всех ресурсов в сети Интернет, основным содержанием которых являются материалы о татарском народе и/или Татарстане, независимо от языка, на котором созданы эти ресурсы).

Татар Википедиясендә аңа бөтенләй башка мәгънә бирелгән (берничә хата төзәтелеп бирелде - авт.):

Татар интернеты — татар телендә булган интернет-сайтлардан торган интернет челтәренең бер өлеше.

Татар интернетын фәкать татарча ясалган сайтлар гына керә. Сайтта башка телләр булса да, татар теле 51% урын алса, ул Татар интернетына туры килә.

Татарлар, Татарстан, һ.б. турында русча ясалган сайт Татар интернетына керәме? Моның турында төрле уйланулар бар — берәүләр Рунетка гына керә дип уйлыйлар, татар интернеты исә – татарча ясалган сайтларны гына туплый. Башкалары бөтен татарлар турындагы сайтлар Татар интернетына керергә тиеш дип саныйлар.


Шәхсән мин боларның берсе белән дә килешеп бетмим. Минемчә, татар сайты берничә фактор буенча билгеләнә. Менә алар:
* татар телендәге теләсә нинди сайт
* татар теле булган берничә телле сайт (интерфейс)
* интерфейска бәйсез рәвештә, татарча язмалар булган сайт
* гомумән татарларга кагылышлы, ләкин башка телләрдә ясалган сайт
Димәк, аерым бер татар кешесе турында гына сөйләүче сайт, әгәр ул башка телдә язылган булса, татар сайты булып исәпләнми. Шулай ук татар кешесе ясаган башка телдәге сайт татар сайты була алмый.

Нәкъ шушы принциплар нигезендә хәзерге вакытта Татар сайтлары каталогы эшләп килә. Аның адресы: http://tatnet.hmarka.net Каталог 2009 нчы елда эшли башлады. Мондый типтагы беренче проект бу. Дөрес, элегрәк тә каталог ясарга тырышучылар булды, ләкин алар барысы да я берәр сайтның бүлеге буларак, я гадәти статик битләр - html ярдәмендә төзелде, шунлыктан теләгән кеше җиңел генә, бирелгән форманы тутырып, үз сайтын өсти алмый иде. tatnet.hmarka.net каталогына теләгән һәркем татар сайтларын өсти ала. Һәм моның өчен теркәлү кирәкми!

Комментарии

  1. * гомумән татарларга кагылышлы, ләкин башка телләрдә ясалган сайт

    менә монысы белән килешмим. татнет булгач ул татарча яки инде әйтеп киткәнче сайтның яртысы татар телендә булырга тиеш.

    ОтветитьУдалить
  2. Татар тарихын инглизчә язган сайт татар сайты була бит инде=))

    ОтветитьУдалить
  3. хммм... ул ягын уйламаганмын. бары тик бик үк татарларга кагылышлы булган инглиз сайтларын күрмәгәнгәдер

    ОтветитьУдалить

Отправить комментарий

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

Стандарт Windows шрифтлары