Фикерем: Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…

Уңганнарның җыелуы вә булмачаларның таралуы…

Хмм... Тагын болгарчылык идеясы, милләтне таркату... Тагын "без болгар, ә татар түгел"... Күпме була инде бу әкиятне сатарга?.. Әйе, мин милләтче. Әйе, мин татар-монгол теориясен күпмедер дәрәҗәдә яклыйм. Тик мин Болгар җыенына каршы берни дә әйтмим, чөнки беләм: Болгар иле безнең бер дәүләтебез, болгарлар - хәзерге милләтебез оешуга китергән төп бабаларыбызның берсе. Тик бердәнбер түгел! Шул ук һуннар да, Төрки Каһанлык төрки-татарлар кабиләләре да безнең бабаларыбыз! Ә татар-монгол дигән милләт юк: монголлар аерым, һәм аларга кушылган, алар белән ассимиляцияләнәгән берничә татар кабиләсе бар. Шулай ук монголларның үзләрендә дә күпмедер татар каны ага. Тик алар безнең бабаларыбыз түгел. Шулай булгач татар-монгол теориясе дә, болгарчылык теориясе дә күпмедер дәрәҗәдә дөрес тә, ялгыш та. Урталык табып, чын дөрес тарихыбызны язарга вакыт! СССР һәм Урыс Империясе стереотипларыннан котылырга вакыт! Без - бөек халык! Без - татар!

Комментариев нет:

Отправить комментарий