Болгар? Керәшен? Башкорт? Юк, татар!

"Безнең гәҗит"тә Илфак Шиһаповның шәп кенә язмасы басылды бит әле. Шуннан өзекләр китереп үтәм.

Болгарлар турында:

1944 елны ук, татарларның тамырын кисү өчен чыгарылган карарга нигезләнеп, безнең кайбер галимнәр дә болгар-татар теориясен нык яклады. Заманалар үзгәреп, безнең Алтын Урда татарлары варислары икәнебезне әйтергә ярый башлагач та, алар ул теориядән ваз кичә алмадылар, чөнки, алай иткәндә, аларның гомер буе ялганга эшләп, фәнни дәрәҗәләр алганы, буш китаплар язганы исбатланачак бит. Чынлап та, заманында Идел буенда болгарлар яшәгән. Ләкин... Бүген кайбер Казан галимнәреннән башка барлык тарихчылар һәм тел белгечләре дә Идел буе болгарлары теленең дә­вамчысы бүгенге чуаш теле икәнен таный. Шулай ук бүгенге Болгар хәрәбәләренең дә XIV гасырда Алтын Урда татарлары тарафыннан төзелгәне билгеле. Ә XVIII – XIX гасырларда, татар зыялылары арасында әл-Болгари тәхәллүсе табылу ул бары тик үзәге Болгар шәһәре булган Болгар олысына мөнәсәбәтне генә аңлата. Багдади, Хәрәзми, Сараи тәхәллүсләренә карап, берәү дә багдадлы, хәрәземле, сарайлы дигән милләтләр уйлап чыгармый ич. Татарлар арасында ниндидер мифик болгарларга барып тоташкан шәҗәрәләр дә юк. Телебез дә дала теле, кыпчак теле безнең. "“Татар” ул – безгә урыслар тарафыннан тагылган кушамат кына", – диючеләргә дә шуны әйтәсе килә: архивларда татарларның үзләрен нәкъ менә татар, телләрен – татар теле дип атавын теркәгән, XVI – XIX гасырларга караган йөзләрчә-меңнәрчә документ саклана. Әлбәттә, ниндидер провакаторлар халыкны алдап йөрмәсен өчен аларны җыеп бастырырга кирәк тә бит...

Керәшеннәр турында:

Татарлар санын азайтуга юнәлтелгән чаралардан тагын керәшен татарларын аеру гамәлен искә алырга кирәк. Бүген әллә ниткән әкиятчеләр, керәшеннәрнең мең елдан артык христиан динендә булуы, аларның, гомумән, аерым телле аерым халык булуы турында уйдырмалар тараталар. Интернетта аларга икенче яктан Мөхәммәттән дә изгерәк булырга омтылган кемсәләр “Татар ул мөселман гына булырга тиеш” дигән гыйбарә белән кушылалар. Дин белән милләтне бутау – гап-гади ахмаклык ул. Ә керәшен татарлары тарихына килсәк, теләгән кеше архивлардагы ревизия материаллары, дини идарәләр эшләре һәм җир биләмәләре теркәү документлары нигезендә һәр керәшен авылының диярлек кайчан нигезләнүе, кайчан чукындырылуы турында мәгълүмат таба ала. Алай гына да түгел, күпчелек керәшеннең XVIII гасырда да әле ике исем – рус һәм татар исемнәре белән йөрүе дә билгеле.

Татарлар тарихында “каткан” тарихчыларның теорияләрен җимерә торган бер нәрсә бар: ул да булса – әле XVI – XVII гасырларда да татар халкының бер өлешенең мөселман булмавы, ата-бабалары динен тотуы. Монысы күбрәк Нугай Урдасы белән бәйле татарларга хас күренеш. Шуңа да бүген дә “иске керәшеннәр” дип аталып йөрүче төркемнең “Безнең бабайлар ислам динендә булмаган” диюләрендә хаклык бар. Ләкин бит бу һич кенә дә алар татар булмаган дигән сүз түгел. Христиан динендәге татарларның XVIII – XIX гасырларда үзләрен татар, телләрен татар теле дип атаулары теркәлгән документлар Татарстан милли архивында шактый күп. Болар барысы да басылып дөнья күрсә, күп сораулар төшеп калыр иде. Юкса, әнә, кайберәүләр Алексеевск районындагы Кр. Баран авылында керәшен татарлары яшәвен нигез итеп, “Керәшеннәр – бәрәнҗәр кабиләсе ул” дип сөйләнеп йөри башлады. Кр. Баран (элекке исеме - Балчыклы) авылына XVII гасырда Зөя өязе һәм Арча юлында яшәгән йомышлы татарлар нигез салганы, аларның шул ук XVII гасырда чукындырылуы турында архив документлары бар. Ә легендар бәрәнҗәрләр исә X гасырда ук, әле болгар кабиләләренең күпчелеге Тәңрегә табынганда ук мөселман булган. Монысын ибн Фадланны игътибар белән укучылар белә булыр.

Башкортлар турында:

Башкорт мәсьәләсе белән дә шул ук хәл. Әнә, Ә. Әсфәндияров инде Минзәлә төбәге татарларының да кайчандыр башкорт булуын “исбатлап”, китап чыгарды. Чынлап та, бишенче (1795) ревизиядә ул төбәктәге шактый халык “башкорт” дип теркәлгән. Ләкин Әсфәндияровлар уттан курыккандай курыккан 2 һәм 3 нче (1747 – 1762 елгы) ревизия документларында Казан–Уфа–Оренбург арасында барлыгы 7 башкорт авылы һәм меңләп татар авылы теркәлгән. Алай гына да түгел, Казан, Мәскәү, Самара, Оренбург архивларында Ык буйлары һәм аннан көнчыгыштарак урнашкан “асаба” “башкортларның”, нигездә, Казан тирәсеннән (Арча, Җөри, Нугай юллары) күченеп, патшадан җиргә хокук алган татарлар икәнен исбатлаучы документлар бар. “Башкорт” кабиләләренең XVI гасырда “үз ирке” белән урыс дәүләтенә кушылуы теориясен тар-мар итә торган, Зәки Вәлидинең типтәр (шул ук татар) икәнен исбат итә торган грамоталар да табылды һәм табылып тора. Ә телләре аерымрак Урал аръягы һәм көньяк-көнчыгыш “башкортлар”ның Нугай Урдасы татарлары икәне – җиңел исбатлана торган нәрсә.

Тиле-миле хәбәрләр

Бүген кайгылы көн:-( Әбәттә өстәл астындагы ипи валчыгы өчен таракан белән канлы сугышта кырмыска үлгән! Бу хәбәрне дусларыңа җибәр. Җибәрмәсәң, бетлисең! :-)

***


Бу язманы 9000 биткә җибәр, мониторга төкер, култык астыңдагы йоннарны яндыр, кулыңа тыч, караватыңа китереп тип һәм көт: 25 секундтан соң сөйгәнең шалтыратыр. =))

***


Я, Аллам! Бу чыннан да эшли! Тикшереп кара!
1) 10 минутка суламый тор.
2) Үл.
Тик башта әлеге язманы 10 дустыңа җибәр, алайса барып чыкмаячак =))

Бөрбашны төтен каплады...

Монысы http://fires.kosmosnimki.ru/?x=50.695&y=56.033&z=7 битеннән алынды:
Лесхоз тирәсе (Саба районы бугай) яна. Шулай ук Әлмәт һәм Чаллы тирәләрендә дә пожарлар бар.