Rubin Tatar Fans

Футбол - дөньядагы №1 спорт төре. Казан - Рәсәйнең спорт башкаласы. "Рубин" - Премьер-Лигадагы иң көчле такымнарның (команда) берсе. Башка футбол такымнары кебек үк, безнең дә үз җанатарлар (фан) оешмалары бар. Иң төп оешма булып Rubin Ultras тора. Ләкин алар, башка шәһәрләрдәге җанатарлар кебек үк, ультра-уң фикерле яшьләр, ягъни Рәсәй Империясен торгызу идеялары белән яналар. Без - татарлар - алар сафларына кушылуны дөрес адымга санамыйбыз. Шуңа күрә дә татар җанатарлары берлеге төзү идеясы барлыкка килде. Мондый берләшмә Мәскәүдә (!) эшләп килә инде, аларның хәтта чит илләрдәге уеннарга чыгулары да билгеле! Менә тасвирламасы:

YEGETLӘR
Фан-группа начала существование 16 января 2011.
Мы придерживаемся умеренно-националистического мировоззрения, выраженного в стремлении сохранять и преумножать наследие предков, а также в отстаивании естественных интересов нашего народа.
Мы объединяемся с целью обеспечить красивую поддержку ФК "Рубин", а также и для комфортного общения близких по духу людей.
Мы будем сотрудничать со сложившимся на сегодняшний день фан-движем ФК "Рубин".
Мы заинтересованы в привлечении новых сторонников в наше фан-движие. Ядро находится в Москве, есть сторонники и в Казани.
В будущем планируется перемещение центра в Казань.
Наше движение не имеет региональных ограничений. Быть его участником может быть каждый татарин. Под татарами понимаются все этногруппы, связанные общим родным языком и историей. В плане взглядов на этногенез нашего народа, мы придерживаемся в большей степени центристской позиции, что мы происходим из двух крупнейших тюркских групп: кыпчаки и булгары. В данном случае татары - объединяющий политэтноним.
Что нас будет отличать от общей фан-картины в РФ? Мы не алко-быдло, не борогозы и не хулиганьё. Мы очень уважительно будем относиться к людям не пьющим и не курящим; ЗОЖ и высокий нравственный уровень - наши приоритеты. С лицами, которые злоупотребляют алкоголем, а также с низкими моральными качествами - будем расставаться.

Берара Казанда да шушындыйрак төркем турында ишетелгәли башлаган иде. Ялгышмасам, 2009 еллар иде бугай. Исемнәре - Rubin Tatar Fans. Тик алар бик тиз "эреп юкка чыктылар". Ә инде 2010 елда аерым кешеләр бергәләшеп Казандагы уеннарга йөри башладылар. Тик бу да 2011 елдагы сезонда тукталды - бергәләп йөрүчеләр 3-4 кешегә калды. Ә хәзер төркемгә (VK челтәрендәге төркем турында сүз бара) яңа яшьләр кушылды һәм Rubin Tatar Fans исеме астында татар җанатарлар берлеген торгызу идеясы белән яна башлады.

Әгәр футбол яратасыз икән, безгә кушылыгыз!

Видеомонтаж ясаучыга киңәшләр

Сез видеоязмалар төшерәсезме? Күпчелек "Әйе" дип җавап бирер дип уйлыйм. Төрле кызыклы чараларны, истәлекле вакыйгаларны, кәмит чакларны төшерергә кем генә яратмый икән соң? Әле кайберәүләр төшергән язмалардан монтаж да ясыйдыр дип уйлыйм. Әлеге язма нәкъ менә шулар өчен. Шул исәптән үзем өчен дә - онытмаска :))

Гадәттә төшерелгән видеоларның сыйфаты белән әллә ни проблема чыкмый. Ә менә монтаждан соң ул бик нык кими. Ни өчен соң? Билгеле инде - дөрес итеп сакламаганга.

Ничек итеп сакларга соң әзер проектны? YouTube киңәшләренә колак салыйк.

1) Яклар чагыштырмасы (киңлек * биеклек) оригиналь язмадагыча калсын. Тик 16:9 чагыштырмасына яки шуңа якын чагыштырмаларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Хәзерге вакытта 4:3 варианты инде көннән-көн сирәгрәк кулланыла.

2) Мөмкин кадәр югарырак битрейт куерга тырышыгыз (аудио өчен дә, видеога да). Шушы вариантларның берәрсенә тукталырга тәкъдим ителә:

Төр
Видео битрейты
Видео чагыштырмасы
Аудио битрейты (стерео)
Аудио битрейты (5.1 форматы)
1080p
8000 кбит/с
1920х1080
384 кбит/с
512 кбит/с
720p
5000 кбит/с
1280х720
384 кбит/с
512 кбит/с
480p
2500 кбит/с
854х480
128 кбит/с
196 кбит/с
360p
1000 кбит/с
640х360
128 кбит/с
196 кбит/с

3) Беркайчан да видеоязмаларга кара горизонталь өлешләр ("полоскалар") өстәмәгез. Төрле видеохостингларга өстәгәндә яки башка мониторлардан караганда алар ямьсез күрсәтеләчәк.

Һәм онытмагыз: интернеттагы видеоязмалар саклаучы хезмәтләргә үз язмагызны өстәгәндә ул хәйран гына "кысыла", нәтиҗәдә сыйфат та начарая. Билгеле инде, моның өчен әлеге хезмәтләрне тәнкыйтьләргә кирәкми - аларның винчестерлары бит чиксез түгел :))

"Акыллы баш маҗаралары", яки татар теле кагыйдәләре дәлилләүгә мохтаҗмы?


Бер көнне, гадәттәгечә, VK челтәрендә яңалыклар тасмасын карап утырам. Күзгә бер Кукмара егетенең язмасы чалынды. Укып чыктым мин моны... Үзем өчен кирәкле тема дип санамасам да. Тик күңелемә ошамаган әйбер - автор ниндидер үз телендә язган иде, татарча түгел иде бу :)) Түзмәдем, җавап бирдем мин моңа. Калганын язып тормыйм - үзегезгә укырга тәкъдим итәм.

Язма:


Динар Курбанов
углекислота климатны җылыта диләр. ( http://vk.com/wall17077748_483 ) шул проблемага чишелеш бар бугай...
башта бер аз мәгълүмат:
углекислый газ ны океан үзенә сеңдерә ди. һәм океанда кислота арта бугай... шуның өчен кораллар үлә, ә балыклар исерә ди...
океан углекислотаны сеңдерә, димәк, атмосфераны аннан чистарта. әмма ул аны бик күп сеңдерә алмастыр, алса да, ул зыянлы.
шул ук вакытта, углекислота үсемлекләр өчен файдалы. ул күбрәк булган саен, алар тизрәк үсә. кстати бер көнне телевизордан күрсәттеләр бугай: бер теплицага кыш көне углекислый газ тутыралар.
хәзер төп фикерем:
бер көнне "24 техно"да ишеттем: океаннарда гы суүсемнәргә, тимер җитми, тимер аларны активлаштыра... шулай булгач, аларны активлаштырып булса, алар катырак үсерләр иде һәм океандагы углекислотаны күбрәк кулланырлар иде, һәм океан атмосферадагы углекислотаны күбрәк сеңдерер иде?
мин уйлыйм, просто атмосферага корым шикелле әйбер.. күкерт нәрсәседер... җибәреп кояш нурларын киметү идеясы яхшы түгел, чөнки кояш нурларының кимүе үсемлекләргә энергиянең килүен киметәчәк, ә үсемлекләр бит углекислотаны киметә.
әмма мин үземнең океанга тимер җитмәү турындагы фикеремнән үзем үк көлә башладым инде... чөнки табигатьтә, океан төбендә дә, тимер бардыр, елгалар белән дә агып төшә ала, табигать аны үзе дә кирәк хәтле рудалардан чыгара аладыр...
мин бу фикерне интернеттан эзләп карадым: https://www.google.com/search?q=%D0%B6%D0%B5%D0%BB%D0.. : 3 нәтиҗә, әмма анда бер үк статья, ике уникаль нәтиҗәдә, берсе "химия и жизнь" журналы, берсе ниндидер сайтка шуннан алып куелган мәкалә. химия и жизнь 2009-3, 21енче бит: http://webcache.googleusercontent.com/search?q=cache:.. . шул ук мәкалә бер сайтта, монда кызык әйберләр күп язылган: http://www.alhimik.ru/News/n-net81.html#3906 .
"Некоторые ученые даже предлагают "подкармливать" океан железом, однако это запрещено международными конвенциями" - менә, чынлап та, дөрес эшлиләрдер, табигать үзе дә кирәк кадәр тимерне таба аладыр...


Фикерләр:


Динар Курбанов
шул ук пдф та 20енче биттә шушы ук темага: http://webcache.googleusercontent.com/search?q=cache:.. : Как оказалось, соя прекрасно чувствует себя в парниковой атмосфере будущего - интенсивность ее дыхания выросла на 37%


Рустем Хайруллин
Бераз әдәби әсәрләр укы әле, иптәш)) Язу стилең бик нык аксый синең.


Динар Курбанов
Рустем, дәлил китер


Рустем Хайруллин
Динар, монда дәлил кирәкми дә. Үзең язганны укып чык та, берәр әдәби тексттан өзек укып кара.


Рустем Хайруллин
Аннан соң, пунктуацияне сакласаң да яхшы булыр иде))


Рустем Хайруллин
Шулай ук баш һәм юл хәрефләрен дә дөрес итеп кулланырга кирәк))


Рустем Хайруллин
Дөрес, хаталар һәркемдә дә була, тик болай махсус хаталы язган кебек килеп чыга.


Динар Курбанов
пунктуация белән юл хәрефләре әлбәттә, ялгышу-хата түгел, ә махсус-юри язу. син телнең дөрес түгеллегенә дәлил китермәдең, ә мин сиңа әйттем, дәлил китер диеп.


Рустем Хайруллин
Телен хөрмәт иткән кеше барлык тыныш билгеләрен дә дөрес куярга тырыша ул. Болай язган авторга "серьезно" карап булмый...
Ярар, хаталарыңны күрсәтәм алайса:
"бер аз", "газ ны", "кстати бер кынне", "углексилый", "океаннарда гы".
Шулай ук ике җөмлә рәттән бер үк сүзләрне (сүзтезмәләрне) кабатлау - стилистик хата була.
Миңа үпкәләмә, бәйләнә димә))


Динар Курбанов
Рустем, үпкәлим, әлбәттә, һәм син бәйләнәсең! "бер аз" - юри шулай язылган!, "газ ны" да! "кстати" - мин бу сүзне кулланам! "кынне" - хата. "углекислый" - һәр кемгә аңлашыла. мин үзем аның татарчасын ни өчендер бик яхшы хәтерләмим.
ә кайда сүзтезмәләр кабатланган?


Динар Курбанов
мин үземнең "газ ны" , "бер аз" диеп язуларым белән, киресенчә, горурланам. ))


Рустем Хайруллин
Син углеКСИлый дип язгансың))
Юри язуларың бик начар - бу я телне белмәү (шуңа гына юри яздым дип әйтү), я телне хөрмәт итмәү.
Кушымчаларны аерып язуда горурлана торган нәрсә юк. Моннан оялырга кирәк.
"Бер көнне" ике җөмләдә рәттән диярлек кулланыла.


Рустем Хайруллин
Бу язганыңны татар теле укытучысына тоттырсаң, хуштан язачак бит))


Динар Курбанов
Рустем, "я телне хөрмәт итмәү" - бу татар телен хөрмәт итү, ә хәзер кабул ителгән әдәби нормаларны хөрмәт итмәү.


Динар Курбанов
Рустем, ""Бер көнне" ике җөмләдә рәттән диярлек кулланыла." - ктрл ф белән эзләп карадым, кыш көне белән бер көнне генә таптым.


Динар Курбанов
Рустем, "бу я телне белмәү" - бу, киресенчә, телне белү, һәм, "99%" кешедән аермалы, сарык шикелле башкаларга иярмичә чынлап та үз акылым белән уйлау.


Динар Курбанов
Рустем, "Син углеКСИлый дип язгансың))" - шуннан? бу әлбәттә, хата, төзәтермен, алла бирса. җүнле поисковиклар андый хатадан зыян күрми.


Динар Курбанов
Рустем, "Кушымчаларны аерып язуда горурлана торган нәрсә юк. Моннан оялырга кирәк" - алла бирса, ничаклыдыр вакыттан соң, син моны аңларсың.


Динар Курбанов
хәзер "кынне" белән "ксилый"ны төзәтеп куйдым.


Рустем Хайруллин
Синеңчә язуның нәрсәсе яхшы инде? Хет 1 плюсын булса да китер. Кеше аңламасын өчен язган кебек килеп чыга синеке.


Динар Курбанов
Рустем, минем моны аңлатым тормавын - гап-гади әйберләрне катлаулы кебек итеп санап, тырыша-тырыша аңлатып утырып, көлке булмавым. ))). аңлатырмын, алла бирса.


Рустем Хайруллин
Лучше аңлат. Алайса синең болай язуың үзе үк көлке. Бәлки берәр булса да аргумент китерә алырсың.


Динар Курбанов
Рустем, беренчедән, мин генә шул хәтлек гений түгеллегемне күрстеп китим. безнең бабайлар, гарәп язуы белән язганда, 1900 тирәсендә чыгарылган яда кагыйдәләрне әйтмим, алары турында төгәл белмим, элегрәк кулланылган кагыйәләрне әйтәм, кушымчаларны аерым язганнар. шулай ук үзбәкләр (чагатайлар) һәм төрекләр дә шулай язгандыр.. һәм хәзерге вакытта японнар кушымчаларны аерым яза. япон теле структурасы буенча татар теле шикелле. бәлки уйгырлар хәзер шулай язадыр, хәзер уйгыр википедиясен карыйм ... ачыклавы озак, шрифтлар да җитеп бетми, бүтән комментта әйтермен.


Рустем Хайруллин
Искелеккә кайтуда мәгънә күрмим. Хәзер бездә ул законнар түгел. Әдәби телебез 1900 нче еллар башындагысыннан да хәйран аерыла. Шулай булгач хәзерге кагыйдәләр буенча язуыңны сорыйм.


Динар Курбанов
Рустем, син шул хәтле әшәке! "иске" - ул тузган, бозылган, сасыган дигән мәгънәдә. 1900 елларда кулланганлык искелек дигән сүз түгел, бу очракта. әлбәттә! ничек шул хәтлек әшәке син, шак катам...


Рустем Хайруллин
хехе)) беребез дә фәрештә түгел))
сүзне икенчегә борма: хәзерге заманда синнән башка элекке кагыйдәләр буенча язучы кеше юк. элек тә кушымчаларны аерым язганнар диюеңә ышанмыйм. китер берәр мисал. аннан соң, әгәр язган булсалар да, хәзер алай кулланылмый.
мөгез чыгарма.


Динар Курбанов
ачыкладым, хәзерге гарәп уйгыр язуында кушымчалар аерым язылмый.


Динар Курбанов
Рустем, "беребез дә фәрештә түгел" - син моны шуның белән горурланган шикелле әйтәсең. мөселман кеше гөнаһлар эшләгәнен аңласа да, алар белән горурланырга тиеш түгел, ә алардан оялырга тиеш... ( әмма бу син мөселман дигән сүз түгел )


Рустем Хайруллин
сүзне икенчегә борма дидем. дин турында сөйләшергә теләгем юк. сорауларга җавап бир.


Динар Курбанов
Рустем, "элек тә кушымчаларны аерым язганнар диюеңә ышанмыйм. китер берәр мисал." - тапсам, күрсәтермен, алла теләсә.
"аннан соң, әгәр язган булсалар да, хәзер алай кулланылмый" - элек алай кулланылган һәм хәзер мин алай кулланам, һәм японнар!
"мөгез чыгарма" - сүгенмә, дөресен әйткәндә, әлбәттә, мөгез ул мөгез, ә минем тотышым ул минем тотышым, нәрсәгә син аны мөгез диеп атыйсың? икенчедән, табигатьтәге хайваннардагы мөгез ул табигый, аллаһ биргән әйбер, синең кулларың, борының кебек үк.


Динар Курбанов
Рустем, хәзер намаз укырга китәм. син үзең бит сүзне әллә кая борасың, кирәкмәгән әйберләр сөйлисең, артык гади әйберлә язасың һәм кабатлап язасың.


Рустем Хайруллин
Алайса японга әйлән инде. Дөрес, бер үк семьялыкка керә телләребез, тик япончага караганда төрек, казах, шул ук уйгур телләре безгә якынрак. хәзерге заманда синнән башка татар теленең элекке кагыйдәләре буенча язучы кеше юк. башкалар укысын өчен язасың икән, рәхим итеп алар аңларлык итеп хатасыз яз. үзең өчен язасың киән - аны публичный итеп куйма. ничего личного.


Динар Курбанов
Рустем, "башкалар укысын өчен язасың икән, рәхим итеп алар аңларлык итеп хатасыз яз. үзең өчен язасың киән - аны публичный итеп куйма. ничего личного" - мин синең белән синең әмерләреңә буйсынам диеп килешү төземәдем.


Динар Курбанов
Рустем, "Алайса японга әйлән инде" - менә бу да җитди сүз түгел бит инде.
син минем блогны укып бармадыңмы? мин анда бу әйбергә дәлил яздым бит. хәзер ул блог куелмаган, әмма гугл кешында калган булса, күрсәтәм ... кызганыч, берничә көн элек минем блог гугл кешында бар иде, ә хәзер инде юк. хәзер озакламый сайтны торгызам һәм сылтаманы язырмын. ( минем ул язмама сылтамалар гына калган: гуглда "Хәзерге татарстан рәсми татар теле фәнендәге синтаксик һәм морфологик анализлар дөрес түгел" эзләү, 4 нәтиҗә: https://www.google.com/search?q=%D0%A5%D3%99%D0%B7%D0..=utf-8&aq=t&rls=org.mozilla:ru:unofficial&client=iceweasel-a . )


Динар Курбанов
гуглга сылтама бозылды, әмма эшли.


Динар Курбанов
Рустем, "Дөрес, бер үк семьялыкка керә телләребез, тик япончага караганда төрек, казах, шул ук уйгур телләре безгә якынрак" - лексикон буенча гына якынрак, ә структура буенча япон, төрки, фин-угыр телләре берсенә берсе бертигез якынлыкта.


Рустем Хайруллин
синең белән сүз көрәштерүдә мәгънә юк икән. барыбер үз ялгышыңны танымыйсың...


Динар Курбанов
Рустем, "синең белән сүз көрәштерүдә мәгънә юк икән. барыбер үз ялгышыңны танымыйсың" тукта әле , нинди үз ялгышымны тану, мин бит дәлил китерергә җыенган идем. сабыр ит, бер статья да укып утыра идем әле. хәзер алла бирса блогны җибәрәм, бүген.
тагын син артык гади, кирәкмәгән, файдасыз сүз әйттем. белеп торасың, нәкъ шушы ук сүзне мин дә сиңа әйтә алам. монда "әе - юк - әе - юк" диеп утырып булмый, дәлилләр китерергә кирәк.
кстати, син үзең дә кушымчаларны кушып язуның әйбәтрәк булуына дәлил китерсәң була, мин блогны ясаганчы. һәм бит мин "үземнең дөя булмавымны дәлилләргә" (куштырнак эчендә) тиеш түгел, ягъни, мин үземнең дөрес фикердә булуыма бик каты ышанам, ачык күрәм... , ни өчен мин сиңа үземнең хаклы булуымны, болай да дөрес икәне аерым-ачык күренгән әйберне дәлилләргә тиеш? ә менә син дөрес фикердә түгел, син дәлилләргә тырышып кара үзеңнең дөрес булмаган фикереңне, нишләп мин көч түгәргә тиеш?


Динар Курбанов
хәзер мин бер аз кар түгеп керим әле ... аллага шөкер, бу бер саф һава сулап керү мөмкинлеге )) причём, әрәмгә йөрү түгел )


Рустем Хайруллин
Мда. Ну и логика кешедә. Ул үзе уйлап тапкан әйбер "аерым ачык" икән, ә мин әйткән һәм татар теле кагыйдәләрендә кабул ителгән әйберне дәлилләргә кирәк икән. Тәгәри-тәгәри көләм мин хәзер :))


Динар Курбанов
Рустем, "Ул үзе уйлап тапкан әйбер" - бу мин уйлап тапкан әйбер түгел. бу бары тик реаль тел. аның структурасына шулай язу туры килә. "татар теле кагыйдәләрендә кабул ителгән" - "кабул ителгән" генә шул, ягъни, бернинди аңлатмаларсыз, дәлилләрсез.


Динар Курбанов
сайт әзер: http://qdinar.wp.kukmara-rayon.ru/2011/07/12/hazirgi-.. .


Рустем Хайруллин
Син аксиома дигән нәрсәне беләсеңме? Дәлилләү кирәк булмаган әйберләр ул. Тел кагыйдәләре шулай ук.
Син уйлап тапмыйча, кем куллансын инде алай итеп? Бер дәлил дә китермәдең бит әле!


Динар Курбанов
Рустем, "... Тел кагыйдәләре шулай ук" - син , зинһар, үзең дә килешеп йә аңлап бетмәгән әйберне сөйләмә инде. мин синең шулай ныклап уйлавыңа ышанмыйм. ни өчен бу аксиома булсын?? ни өчен "китапка" дигән сүздә "китап" белән "ка" ның кушылып язуы аксиома? юк, бу аксиома түгел.


Динар Курбанов
дөресрәге, чынлап та, хәзерге әдәби тел кагыйдәләрендә ул аксиома шикелле кабул ителгән, бернинди дәлилләрсез.


Рустем Хайруллин
Син хаман буш сүз генә язасың. Дәлилләреңне көтәм. Менә шул-шул елда шул-шул язучы исем һәм кушымчаларны аерым язган дигән. Мисаллар белән. Китерә алмыйсың икән - бу синең уйлап чыгаруың, телебезне белмәвең генә.


Динар Курбанов
Рустем, "Менә шул-шул елда шул-шул язучы исем һәм кушымчаларны аерым язган дигән" - анысын мин әле эзләмәдем. ә аңлатма, дәлил, ни өчен шулай язу мин инде китердем, минем блогта.


Рустем Хайруллин
сылтама бир, карап чыгыйм.


Динар Курбанов
Рустем, шушы сөйләшүне кара, яздым !


Рустем Хайруллин
анда син гуглга гына җибәрәсең бит мине. эзләп ятасым килми. туры сылтама китер.


Динар Курбанов
Рустем, уф, нишләп ышанмыйсың соң син??? менә монда яздым : http://vk.com/wall17077748_568?reply=620


Рустем Хайруллин
башта синең язган сүзләреңә критика: язмайлар, аңлайдыр, йөрей, курыкмайм, уйлайм һ.б. бу сәер сүзләреңне көчкәләп укып чыктым. татар телендә яз, үзең уйлап чыгарган телдә түгел!
Һәм син язган бар нәрсә дә ул синең догадкалар гына. Бер дәлил дә юк. "Сүгенеп" әйтсәм, "күтеңнән уйлап чыгарып язгансың".
Татар теле кагыйдәләрен бозмыйча гына язуыңны сорыйм моннан соң.


Динар Курбанов
Рустем, "Һәм син язган бар нәрсә дә ул синең догадкалар гына. Бер дәлил дә юк" - мин моның белән килешмим.


Рустем Хайруллин
July 17, 2011 at 9:00 am комментарийны кара. Мин шул кеше сүзләре белән тулысынча килешәм. Опять же ничего личного.


Рустем Хайруллин
Анда мисал буларак инглиз телен китергәнсең. Инглиз һәм татар телләренең бер уртаклыгы да юк. Алар төрле семьялыкларга керәләр.


Динар Курбанов
Рустем, "Инглиз һәм татар телләренең бер уртаклыгы да юк" - бу сүз - чүп.


Рустем Хайруллин
http://goo.gl/ffESS - Википедияны кара.


Рустем Хайруллин
Әллә инде инглиз һәм татар телләрен тугандаш телләр димәкче буласың? Типа ты один такой умный, а все остальные тупые. Блогыңдагы язмаңнан шундый хисләр генә кала. Үзеңчә фикер йөртмәүчеләрне наданнар дисең.


Рустем Хайруллин
Мондый булу чын мөселманга килешми))


Динар Курбанов
Рустем, "Әллә инде инглиз һәм татар телләрен тугандаш телләр димәкче буласың" - юк, мин алай димәкче булмаган идем, син мине дөрес аңламадың. әмма чынлап та, инглиз теле белән татар теле икесе дә евразия телләренә керә, бу дәлилләнгән.


Динар Курбанов
игътибар белән карасаң, син биргән сылтҗама буенча википедияда да шулай икәнлеге күрсәтелгән.


Рустем Хайруллин
евразия телләре булсалар да, төрле семьялык бит. бу аларның нинди дә булса охшашлыгы бар дигән сүз түгел.
"юк, мин алай димәкче булмаган идем" - үзеңнең нәрсә язганыңны кара.


Динар Курбанов
юк, чынлап та, анда евразия телләре бергә икәнлеге күрсәтелмәгән, википедияда. әмма мин сиңа хәзер сылтама китерәм, инглиз теле белән татар теленең бер уртак бүлеккә керүе турында, син минем сүзгә генә ышанмыссың.


Динар Курбанов
менә, википедияда да бер мәкалә бар: http://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%9D%D0%BE%D1%81%D1%82..


Динар Курбанов
тагын минем инглизчә блогтагы менә бу 4 мәкаләне укысаң була )) http://qdb.wp.kukmara-rayon.ru/category/etymology/


Рустем Хайруллин
Время разделения: 15 тыс. лет назад
шушыннан соң син әлеге телләр арасында берәр уртаклык калды дип уйлыйсыңмы? =))


Динар Курбанов
минем инглизчә сайттагы мәкаләләрдә уртак сүзләр булуы күрсәтелгән


Динар Курбанов
http://www.polit.ru/article/2011/01/03/starostin/ мәкаләсендәге http://www.polit.ru/media/archive/ggl/starostin_12.html ( http://www.polit.ru/media/archive/ggl/starostin_12b.gif ) рәсемен кара , монда һинд-европа телләре белән алтай телләре "тар ностратик" төркеменә кертелгән, 10000 ел элек аерылганнар.


Рустем Хайруллин
уртак сүзләр дә күп телләрдә бар ул. шул телләрдән сүзләр алынуны гына күрсәтүче фактор бу.
телләрнең шул вакыт элек аерылуыннан бернинди дә дәлил алып булмый. сүзне әллә кая бордың син)) син якын тугандаш телләрне кара. әллә инде ул тел галимнәрен дә наданнар диясеңме?


Динар Курбанов
Рустем, "әллә инде ул тел галимнәрен дә наданнар диясеңме?" - әе, кызганыч, миңа татарлар өчен, һәм башка төркиләр өчен оят. алар сасыган кабинетта утыручы башлары эшләми торган кешеләр, һәм европа телләреннән копияләүчеләр.


Динар Курбанов
Рустем, "сүзне әллә кая бордың син))" - моны мин түгел , син бордың, һич шиксез. син миңа минем ачышларны ачып җибәрергә булышмакчы буласыңмы шунда. алла бирса, урал-алтай телләре кешеләре өчен мөрәҗәгать язырмын әле, урыс, инглиз, татар телләрендә.


Рустем Хайруллин
Уф, син генә шундый башлы инде, башка барысы да надан))
Синең белән спорлашудан мәгънә юк. Күпме вакытымны гына әрәм иттем.
Барыбер фикереңне үзгәртә алмаячакмын икән.
Хуш.


Шушыннан соң авторның үз-үзе белән сөйләшүен карыйсыгыз килсә, монда керегез :))

Дөресен генә әйткәндә, мин мондый "мөгез чыгаруның" нигә кирәген аңламыйм. Гомум кабул ителгән тел кагыйдәләрен генә кулланып булмый микән ни ул? Ярар ла, әгәр берәр төрле "спорный" моментлар булса ("ничек ишетелә - шулай языла" принцибын кертү, мисалга - анысын мин үзем дә яклыйм), тик монда бит сорау тудырмый торган очрак?!

Сәрдегәндә ике башлы бозау туган

Бер көнне дустымнан хәбәр алдым - Бөрбаш Сәрдегәне фермасында ("Бөрбаш" хуҗалыгы, Балтач районы) 2 башлы бозау туган. Башта ышанмыйча тордым, тик дәлил буларак фотосурәтләре дә бар иде. Соңарак башка танышларым да дәлилләде бу яңалыкны.

Зөлфия Хөсәенова фотолары

Тик, кызганычка, бозау исән калмаган. Сыерын да суйганнар...

Ике башлы бозау туу дөньяда сирәк була торган күренеш түгел түгелен дә, тик безнең якларда беренчесе дип беләм. Гомумән, Татарстанда да мондый очраклар турында гәҗит-журналларда да, интернетта да күргәнем юк.

Мондый бозауларның исән калган очраклары да җитәрлек икән. Мисалга, 2003 елда Мисырда, ә төгәл бер ел элек Грузиядә шундый вакыйга булган.

Аномаль бозаулар туу күпчелек очракта начар экология белән бәйләп күрсәтелә. Тик бездәге очракны нәрсә белән бәйләргә дә белмәссең...

Махсус matbugat.ru һәм tatpressa.ru өчен (әлеге сайтларда аз гына үзгәртелеп бирелгән).