Сообщения

Сообщения за 2021

Стандарт Windows шрифтлары

Windows 2000 системында татар хәрефләре белән язу өчен беренче тапкыр рәсми рәвештә махсус раскладка өстәлде. Димәк, стандарт шрифтлар да татар хәрефләрен дөрес итеп күрсәтә башлады. Аңарчы төрле гиклар (алдынгы карашлы кешеләр, техник фикерләүчеләр һ.б.ш. мәгънә) тарафыннан үзгәртелгән шрифтлар кулланып кына язып була иде. Һәм әлеге үзгәртелгән шрифтлар урнаштырылмаган компьютерларда татарча текст урынына "кракозябралар" күрсәтелә иде. Әйткәнемчә, барысы да Windows 2000 чыккач үзгәрде. Әмма андагы барлык шрифтлар да татарча хәрефләрне дөрес күрсәтми иде. Алай гына да түгел, урыс хәрефләрен дөрес күрсәтмәүче шрифтлар да бар иде һәм аларның саны да күп иде. Шуңа күрә татарчаны дөрес күрсәтүче шрифтларның азлыгына аптырарга кирәкми. Еллар үтә торды, стандарт шрифтлар саны артканнан артты, яңарак версияләр чыкты, урыс хәрефләрен кулланып язып була торганнары да күбәйде. Әмма татар хәрефләрен дөрес күрсәтүче шрифтлар саны әллә ни артмады. Әлеге язмада мин Windows Vista һәм яңар