Йолдыз атылу - август 2012

Интернетта күптән инде кызыклы хәбәр таралган иде: 12 сеннән 13 енә каршы төндә йолдызлар атылачак. Алар шуның кадәр күп булачаклар ки, күрми калу мөмкин булмаячак. Сәгатенә 100 йолдыз атылачак дип үк яздылар. Тик, ни кызганыч, ул төндә мин берни дә күрмәдем. Ә һава торышы идеаль иде. Мөгаен, башымда башка уйлар булгандыр :-) Аның каравы, икенче төндә үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем мин йолдыз атылуны!

Соңарак әлеге таратылган хәбәрнең ялган түгел икәненә дә ышандым. Бер астрономия сайтында быелга "афиша" эленгән иде. Анда язылганнар буенча, әлеге йолдызлар яңгыры - Персеид метеорларының күпләп атмосферага үтеп керүе нәтиҗәсе икән. Шундагы мәгълүмат буенча, чираттагы зур "яңгыр" 21 октябрьдә булачак. Анысында сәгатенә 25 Орионид метеоры үтүен вәгъдә итәләр.


Шунысы кызык, ул төндә мин бер сәер фотосурәт төшердем. Аны зурайтып карамыйча нәрсә икәнен дә күреп булмый:

Чупакабра бармы?

Исегездә булса, бу елның июль аенда Кукмарада чупакабра йөри дигән хәбәр таралды. Аның берсен хәтта тотканнар да иде әле. Тик нигәдер республика дәрәҗәсендә «сенсацион» хәбәр таратылмады, тотылган җан иясенә ветеринария тикшерүе үткәрелмәде. Ә бит котырган хайван очраса, әллә ничаклы экспертиза үткәрәләр!

Аннан соң, гәҗитләрдә 1-2 язма чыккач, башка мәгълүмат күренмәде. Серле генә пәйда булган җанварлар шулай ук серле генә юкка да чыктылар. Болар барысы да халыкта әлеге яңалыкның дөреслегендә шик тудырды. Matbugat.ru сайтында берәү хәтта «Банкротлыкка чыккан колхозның хәлен яхшырту өчен уйлап табылган "Җонлы кеше" телеспектакленнән ким булмаган бу!» дип тә язып куйган.

Нәрсә соң ул чупакабра? Әлеге сүзне испан теленнән тәрҗемә итсәң, «кәҗә вампиры» килеп чыга. Риваять буенча, чупакабра җанварларның канын эчә, аларны ашамый. Кыяфәте буенча, бу — метр буйлы, ике аякта йөрүче, ачык төсләрдәге йонлы, ян-ягында шиплар булган җәнлек (1995 елларда бирелгән тасвирлама). Ә 2000 елларда аны инде 4 аяклы, эт яки койотка охшаш хайван буларак сурәтлиләр.

Чупакабра турында беренче мәгълүматлар 1950 елларда ук барлыкка килгән. Ул вакытта Пуэрто-Рикода каннары гына эчелгән үле кәҗәләргә тап булганнар. Ә «популярлык» 1995 елларда килгән: ТВ һәм интернет киң тарала башлый бит. Пуэрто-Рикодан соң серле чупакабра турында хәбәрләр дөньяның төрле почмакларыннан килә башлый: Доминика Республикасы, Боливия, Аргентина, Чили, Колумбия, Гондурас, АКШ һ.б. Америка илләре.

2005 елда йонсыз «чупакабра» тотыла, тик ул бик карт койот булып чыга.

2000 елларда Америкадан читтә дә чупакабра булуы турында хәбәрләр килгәли башлый. Бу илләр арасында Беларусь, Украина, Филиппиннар, Рәсәй бар.

Беларусьтагы «чупакабра» гадәти төлке булып чыккан, ә Украинадагысы — генетик яктан үзгәреш кичергән төлке булган.

Рәсәйдә беренче хәбәр Түбән Новгород өлкәсеннән килгән булса, соңарак Ставрополь крае һәм Башкортстаннан, ә менә күптән түгел — безнең Татарстаннан да килде. Рәсәйдә күрелгән барлык «чупакабралар» да эткә охшаган булганнар, биек сикерәләр, тиз хәрәкәтләнәләр ди.

Татарстанга күчәм... (Астагы абзацлар «Ватаным Татарстан» гәҗитендә басылган Чулпан Хәйруллина язмасына таянып язылды.)

Иң башта әлеге хайваннар Кукмараның Купка авылында пәйда булганнар. Бик күп куян һәм чебиләр зыян күргән. Алар метр ярым биеклектәге оя ишекләрен чәйнәп ачканнар, такталарын кубарганнар. Ишектән керә алмаганда, сетканы каерып, астан үтеп кергәннәр. Әле хәтерләре дә яхшы икән «чупакабраларның»: бер кергән йортта «эшләре бетмәгәч», алар яңадан кергәләгәннәр. Кукмараның үзенә дә «кунакка килгән» алар.

Беренче булып 5 «чупакабраны» Рәхилә Йөзмөхәммәтова күргән:

- Эт биеклегендә иде алар, койрыклары – йонлач. Әмма үзләре төрле-төрле төстә: аксыллары да, кызгылт, көрән төслеләре дә бар иде. Менә шушы урында чеби оясына таба карап, тезелешеп басып торалар иде алар, – ди Рәхилә ханым, арткы бакчадагы "очрашу" урынына күрсәтеп. – Мине күргәч, бакча башына таба чаптылар, койрыклары төлкенеке шикелле иде. Бакча башына барып җиткәч, берсе тиз генә биек койманы сикереп чыкса да, калганнары чыга алмый азапланды. Беренче сикереп чыкканы аларга коймадан ничек чыгарга кирәген төшә-менә, сикерә-сикерә өйрәтә башлады. Аннан соң берсе сикереп чыкты, икенчесе киртә аша үрмәләде, өченчесе чыга алмагач, җирне казый-казый чинады, калганын күрми калдым.

Бер җанварны Илгиз Шакиров тоткан:

- Беркөнне иртәнге сәгать алтынчы яртылар булгандыр, күршем Зина тавыклар кычкырышкан тавышка бакча ягына чыга һәм аксыл төстәге эткә охшаган бер хайванның безнең бройлер чебиләр асрала торган урында сетка астын казып торганын күрә. Ул күп тә уйлап тормый, аны таш атып куып җибәрә. Бераз соңрак, чебиләр янына чыккач, җирдә иң элек өч айлык бройлер чебинең үлеп ятканын күрдем. Ул да түгел, тавык-чебешләрнең кычкырышкан тавышы ишетелә башлады. Борылып карасам, эт шикелле бер хайван йөри. Читлеккә тәрәзә аша кергән булган, күрәсең, ә тәрәзә ябылган һәм ул эчтә калган. Читлекнең ишеге исә кире якка гына ачыла, шуңа да ул аны ачып чыга алмаган. Күрше хатыны, алар икәү иде, ди. Берсе, димәк, чыгып качкан, ә икенчесе әнә шулай читлектә ябылып калган. Мин аның эт кебек өргәнен ишетмәдем үзе. Әмма "ооо" дигәнрәк авазларын чыгарганын абайладым. Бу җанварны карарга күрше-күлән, таныш-белешләр күп килде. Аны атарга дип чакырткан аучылар, төлке белән эт кушылмасы бу, дигән фикергә килделәр. Койрыгы бер 40 сантиметр чамасында, үзе йонлач, колаклары исә йодрык кадәрле зурлыкта.

Тотылганының йөзе дә, гәүдәсе дә этнеке шикелле, ә койрыгы төлкенеке кебек, тиресе дуңгызныкына охшаган, кыска йонлы, гәүдәгә дә ябык түгел, көр. Авырлыгын да үлчәп караганнар – 20 килограмм тирәсе булган.

Билгесез җәнлекне күпләр эткә санаса да, тәҗрибәле аучылар, качкан вакытта эт беркайчан да башка этләрне үзе артыннан ияртми һәм бер-берсенә булышмый, диләр. Аннан соң, төлке дә, эт тә кан эчүче җәнлекләр түгел, алар кош-корт итләрен ашыйлар. Ике аякта да йөрмиләр. Әлеге дә баягы бер сорау һаман да җавапсыз кала: ни өчен ул җанвар корбаннарының каны белән генә туклана? Белгечләрнең әлегә моңа аңлатмасы юк...

Интернетта "чупакабра" фотосы

Эткә охшаш "чупакабра"