Видеомонтаж ясаучыга киңәшләр

Сез видеоязмалар төшерәсезме? Күпчелек "Әйе" дип җавап бирер дип уйлыйм. Төрле кызыклы чараларны, истәлекле вакыйгаларны, кәмит чакларны төшерергә кем генә яратмый икән соң? Әле кайберәүләр төшергән язмалардан монтаж да ясыйдыр дип уйлыйм. Әлеге язма нәкъ менә шулар өчен. Шул исәптән үзем өчен дә - онытмаска :))

Гадәттә төшерелгән видеоларның сыйфаты белән әллә ни проблема чыкмый. Ә менә монтаждан соң ул бик нык кими. Ни өчен соң? Билгеле инде - дөрес итеп сакламаганга.

Ничек итеп сакларга соң әзер проектны? YouTube киңәшләренә колак салыйк.

1) Яклар чагыштырмасы (киңлек * биеклек) оригиналь язмадагыча калсын. Тик 16:9 чагыштырмасына яки шуңа якын чагыштырмаларга өстенлек бирергә тырышыгыз. Хәзерге вакытта 4:3 варианты инде көннән-көн сирәгрәк кулланыла.

2) Мөмкин кадәр югарырак битрейт куерга тырышыгыз (аудио өчен дә, видеога да). Шушы вариантларның берәрсенә тукталырга тәкъдим ителә:

Төр
Видео битрейты
Видео чагыштырмасы
Аудио битрейты (стерео)
Аудио битрейты (5.1 форматы)
1080p
8000 кбит/с
1920х1080
384 кбит/с
512 кбит/с
720p
5000 кбит/с
1280х720
384 кбит/с
512 кбит/с
480p
2500 кбит/с
854х480
128 кбит/с
196 кбит/с
360p
1000 кбит/с
640х360
128 кбит/с
196 кбит/с

3) Беркайчан да видеоязмаларга кара горизонталь өлешләр ("полоскалар") өстәмәгез. Төрле видеохостингларга өстәгәндә яки башка мониторлардан караганда алар ямьсез күрсәтеләчәк.

Һәм онытмагыз: интернеттагы видеоязмалар саклаучы хезмәтләргә үз язмагызны өстәгәндә ул хәйран гына "кысыла", нәтиҗәдә сыйфат та начарая. Билгеле инде, моның өчен әлеге хезмәтләрне тәнкыйтьләргә кирәкми - аларның винчестерлары бит чиксез түгел :))

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Google Code Prettify: кодны төс белән аеру

Windows өчен кирәкле програмнар