Минем темперамент турында

Бер-ике ай элек мин үз тәртибемнең, үз-үземне тотышымның үзгәрүен сизеп алдым әле. Шуңа темперамент тибымны тикшереп карарга булдым. Күптән планлаштырган булсам да, бүген генә вакыт таба алдым.

2010 ел башында тикшергәндә, мин 40% - меланхолик, 40% - холерик, 14% - сангвиник, 6% - флегматик булганмын. Ягъни "доминирующий" тип булып берьюлы меланхолик һәм холерик - капма-каршы типлар торган. Сангвиник холкы бик аз булган, ә флегматиклык булмаган диярлек.

Хәзерге нәтиҗә:
  • 39%  холерик
  • 15%  сангвиник
  • 15%  флегматик
  • 31%  меланхолик
Димәк, хәзерге вакытта миндә "доминирующий" тип юк :)) Холериклыгым 1, ә меланхоликлыгым 9 процентка кимегән булса да, әлеге типларга хас тәртип-холык миндә хәйран нык чагыла. Хәзер мин үземне курыкмыйча холерикка кертә алам :-) Сангвиниклыгым әллә ни үзгәрмәгән - 1%ка гына арткан. Ә флегматик тибы холкы 9 процентка үскән... Белмим, әллә инде чынлап торып пофигистка әйләнә башладым... Әлегә шушы 2 типның тәртибемә аз тәэсир итүе генә бераз сөендерә =))

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар