Интеллектуаль хокуклар

Авторлык хокукы бүгенге көндә иң авыр темаларның берсе булып тора. Бигрәк тә интернетта таратылучы легаль булмаган контент өчен эзәрлекләүләр башлангач.

Нәрсә соң ул авторлык хокукы һәм нигә кирәк ул? Мисалга, берәр әсәр яздыгыз ди. Шуннан соң аны китап буларак бастырасыз, ә берничә көннән ул инде интернет челтәрендә пәйда була. Димәк, аны теләгән һәркем укый алачак. Бушка. Нәтиҗәдә, китабыгыз сатылмый, киштәләрдә тузан җыеп ята... Яки, мәсәлән, шигырь яки берәр шигырьгә көй яздыгыз. Нинди дә булса юллар белән ул чит кешегә эләкте ди. Ул, аны җыр итеп башкарып, үзенә файда эшли, ә сезгә моннан берни дә эләкми... Шушы һәм башка очракларда авторларны яклау өчен кирәк тә инде авторлык хокукы.

Бүгенге көндә авторларга кагылышлы кануннар төрле илләрдә төрлечә, шулай ук алар үзгәрешләр дә кичереп тора. Шуңа, монда барлык нечкәлекләрен язуның кирәген күрмим. Әмма һәркем белергә тиеш төп өлешне язып үтәм.

Әсәрнең (теләсә нинди интеллектуаль хезмәт нәтиҗәсе: әдәби әсәр, көй, җыр, программа, мәгълүмат базасы һ.б.) беренчел авторлык хокукы субъекты булып аны язган автор үзе санала. Автор үз әсәрен, кануннарга каршы килмәслек булса, үзе теләгәнчә куллана ала.

Шулай ук әсәрне куллану хокукына түбәндәгеләр ия була:
  • махсус хокукларны ("исключительное право") алучы кешеләр яки оешмалар
  • әсәр эш бирүче таләбе белән язылган булса, эш бирүче(ләр)
  • заказ буенча язылса, заказ бирүче(ләр)
  • авторның варислары (хокукларның дәвамлыгы аерым вакыт белән чикләнгән)
Авторның бетми торган (гомерлек, башкаларга тапшырыла алмый) хокуклары булып (куллану хокукы башка кешегә яки оешмага тапшырылса да) түбәндәгеләр тора:
  • автор булып танылу
  • чын исемне яки (һәм) тәһәллүсне (псевдоним) күрсәтү таләбе
  • халыкка күрсәтү (бастыру, тыңлату һ.б.) яки моны башкаларга эшләргә рөхсәт итү
  • әсәрне яклау хокукы (рөхсәтсез үзгәртүләрдән, башка исем белән бастырулардан һ.б.)
Рәсәйдә әлеге хокуклар физик затта гына булырга мөмкин.

Махсус хокуклар ("исключительное право") бик күп төрле. Аларга, мәсәлән, әсәрне тарату, халыкка чыгару (радио, ТВ, гәҗит-журналлар, дисклар һ.б.), прокат, үзгәртү (шул исәптән тәрҗемә дә; ләкин санак программаларын аерым аппаратурада эшләрлек итеп үзгәртү керми) һ.б. керә. Әлеге тип хокуклар гамәлдәге кануннар билгеләгән вакытта үз көчендә була. Рәсәйдә хәзерге кануннар нигезендә, әлеге хокуклар авторның үлеменнән соңгы елның 1 нче гыйнварыннан башлап, 70 ел үз көчендә кала. Ләкин килешүләрдә башка вакыт та күрсәтелгән булырга мөмкин.

Махсус хокукларның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң, әсәр җәмәгатьчелек милке ("общественное достояние") булып таныла. Мондый әсәрләрне теләгән һәркем куллана һәм тарата ала. Ләкин шулай да авторның бетми торган хокуклары саклана, ягъни беркем дә әсәрне үзенеке дип хәбәр итәргә яки башка исем белән таратырга хокуклы түгел.

Рәсәйдә рәсми символика, флаглар, акча рәсемнәре, орденнар, рәсми документлар җәмәгатьчелек милке булып санала. Гражданнар Кодексының 4 нче өлеше нигезендә, авторлык хокукының дәвамлылыгы буенча берничә аерым очрак та каралган. Мәсәлән, бүгенге көндә 1940 елдан элегрәк язылган (төшерелгән) барлык әсәрләр дә җәмәгатьчелек милке булып тора. Ә Бөек Ватан Сугышы еллары әсәрләренең хокуклары дәвамлылыгы 70 ел түгел, ә 74 ел. Барлык нечкәлекләрне алдарак әйтелгән кодекстан таба аласыз.

АКШта авторлык хокуклары төгәлрәк каралган. Анда, канун нигезендә, хокукларга ия әсәрнең копиясе шул ук хокукларга ия була. Мәсәлән, сез җәмәгатьчелек милке булган рәсемнең фотокопиясен ясадыгыз ди. Ул шулай ук җәмәгатьчелек милке булачак. Ә инде үзгәреш кертсәгез, сез әсәргә авторлык хокукларына ия буласыз.

Җәмәгатьчелек милке булган әсәрләрне таратучы шулай ук махсус хокукларга ия була. Ягъни, мәсәлән, оркестр Бетховен әсәрләреннән торган концерт башкарса, тавыш яздыру компаниясе аны дискларга яздырып таратса, махсус хокукларга ("смежные права") оркестр да, компания дә ия була. Аларның рөхсәтеннән башка әсәрне тарату тыела.

Санак (компьютер) өчен программалар, төрле җыентыклар да (шулай ук мәгълүмат базалары да) авторлык хокуклары белән яклана.

Яңалыклар авторлык хокукына ия түгел. Шулай ук, алдарак санап үтелгәнчә, рәсми документлар, сиволика һ.б. да мондый хокукка ия түгел.

Әсәрдән цитаталар куллану автор рөхсәтеннән башка башкарыла ала.

Автор тарафыннан ирекле таратуга чыгарылган әсәрләрне куллану рөхсәт ителә. Моның өчен авторга түләү мәҗбүри түгел. Ирекле таратылучы әсәрләр Ирекле контент дип атала (Аллаһы боерса, бу турыда киләчәктә аерым язармын әле).

Рәсәйдә авторлык хокуклары үз көченә керсен өчен аларны теркәү мәҗбүри түгел.

Тагын шунысы да бар: гамәлдәге кануннар шуның кадәр нечкә эшләнгән ки, хәтта безнең һәрберебезне дә теләсә кайсы вакытта алып китә һәм авторлык хокукларын бозу турында гаепләү тагарга мөмкиннәр. Шунлыктан, ирекле таратылучы әсәрләр гына кулланырга тырышыгыз.

Берничә сылтама:

Комментарии

  1. Минемчә пычагымада кирәкми ул авторлык хокукы. Рәсәй дә барыбер да бигерәк тә кыен ул якта. Дөресрәген әйтсән күп җирдә эшләми. Ә менә чит илләрдә инде бик яхшы кылланыла.
    Һәм мин вообще ирекле информация ягында. Нинди генә информация булмасын ул ирекле булырга тиеш)) Әйе, беләм монысы инде икенче тема.

    ОтветитьУдалить
  2. Автор ягыннан карасаң, кирәк ул. Ә кулланучы өчен кирәкми=))

    ОтветитьУдалить

Отправить комментарий

Популярные сообщения из этого блога

Windows өчен кирәкле програмнар

Татарские алфавиты на латинице

Стандарт Windows шрифтлары