“Рубин” яшьләр составы “Вентспилс” белән уйнады

Латвиядәге җыенда “Рубин” яшьләр составы ” Вентспилс” белән контроль уен үткәрде. Әлеге команда Латвия чемпионаты лидерлары сафына керә һәм хәзерге вакытта турнир таблицасында икенче урынны алып тора.

Уен кискен рухта үтте һәм тигез исәпкә төгәлләнде – 1:1. Исәпне Латвия футболчылары ачты. Бу 28 нче минутта булды. Казанлылар Баһадир Насыймовның 49 нчы минуттагы голы белән җавап кайтардылар.
“Рубин”ның яшьләр командасы уенга түбәндәге состав белән чыкты:

Нестеренко, Жестоков, Чернов, Кулеша, Мищенко, Сәмигуллин, Җәлилов, Бикчәнтәев, Умарбоев, Куклев, Портнягин.
Уен барышында алмашка чыгучылар: Устинов, Тарабриков, Ситдиков, Әскәров, Бранди, Кухарчук, Насыймов. (“Рубин” пресс-үзәге)

Махсус fiker.ru сайты өчен.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

Стандарт Windows шрифтлары