Татарстан футболы яңалыклары

РФС КДК “Рубин-2″ командасына 1000 сум күләмендә штраф салды. (“ФНК”)

————————————

Травма алу сәбәпле ике ай ярым уйнамаган Евгений Качан кичә “КАМАЗ” дублерлары өчен чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез: әлеге сакчы 6 сезон буе Красноярск “Металлург”ы өчен чыгыш ясады, зәңгәрле-аклыларга 2008 нче елда күчте һәм 23 уенда катнашты. 2009 нчы елгы сезонда 27 яшьлек футболчы Воронеж “Факел”ы һәм Липецк “Металлург”ы өчен арендада уйнады, ә Яр Чаллыга кайткач, 2010 нчы елгы сезон башында Төркиядәге җыен вакытында җәрәхәт алды.

Шулай итеп, Чаллы командасында лазаретта бары тик ярымсакчы Рифат Мостафин гына калды. (OneDivision.ru)

————————————

“Жемчужина” – “КАМАЗ” 3:2 (1:2)
Голлар: Перов А., 37 (0:1), Гогниев С., 42 (0:2), Данишевский А., 44 (1:2), Рикарду С., 78 (2:2), Рикарду С., 90 (3:2). (“ФНК”)

————————————

Элек Кишиневтан “Зимбру”өчен чыгыш ясаган һәм 51 уенда 7 туп керткән 21 яшьлек Молдавия һөҗүмчесе Александр Антонюк “Рубин” белән 4 еллык килешү төзеде. (“Рубин” пресс-үзәге)

————————————

“Рубин” ФК клуб ветераны Владимир Борисович Савельевны 70 яшьлек юбилее белән котлый.

Владимир Борисович “Рубин” өчен 1960-70 нче елларда уйнады һәм команда капитаны булды. Уенчы карьерасы тәмамлангач, Савельев пенсиягә чыкканчы 30 ел буе клуб структурасында төрле вазыйфалар биләде.

Лаеклы ветеранны чын күңелебездән котлыйбыз, шатлыклар, сәламәтлек һәм озын гомер телибез! (“Рубин” пресс-үзәге)

Махсус fiker.ru сайты өчен.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Татарские алфавиты на латинице

Windows өчен кирәкле програмнар

VK.COM татар берләшмәләре рейтингы [ИЮНЬ 2013]