Кабзә китте... Бушка.

"Рубин" белән контракты төгәлләнүче төрек һөҗүмчесе Хәсән Кабзә ирекле агент сыйфатынды французларның "Монпелье" командасына күчте.
Кабзә "Рубин"га 2007 нче елның августында "Галатасарай"дан килгән иде. Шул вакыттан бирле Хәсән безнең клуб өчен 65 рәсми уен уйнады һәм 8 гол кертте. "Рубин" составында ике тапкыр Рәсәй чемпионы булды.
Хәсәнгә яңа клубында уңышлар һәм яңа дәрәҗәләр телибез! ("Рубин" пресс-үзәге)

Хәтерләсәгез, без Домингесны да ирекле агент сыйфатында, бушка җибәрдек. Хәзер менә Кабзә китә. Дөрес, соңгысы бик зур югалту түгел. Тик менә киткән вакытта да клубка күпмедер файда китерсә шәп булыр иде. "Рубин" бит Клозены алмакчы була :))) (Алдан ук әйтим: барып кына чыкмаячак :)))

Махсус fiker.ru сайты өчен.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Windows өчен кирәкле програмнар

Стандарт Windows шрифтлары