Ветераннарны торак белән тәэмин итү. Җиңүгә 65 ел.

Бөек җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарының тол калган хатыннарын, алар мохтаҗ булган очракта, торак белән тәэмин итәләр. Хәзерге вакытта кайсы сугыш ветеранының тол калган хатыны торакка мохтаҗ?.. Кайберләре, дөрестән дә, мохтаҗ. Аларның балалары я булмаган, я үлгән. Үз көчләре белән торакларын яңарта алмаган. Аларның барысы да шундыймы соң? Мисал китерәм. Тол калган ветеран хатыннарын бер сүз белән генә – әби дип кенә әйтик. Менә шул әбинең балалары бар. Ә әби ялгызы иске өйдә яши, балалары янына сыймаган. Димәк, дөрес тәрбия бирә алмаган. Икенче мисал – әби исерек малае белән яши яки аның малае төрмәдән кайтып керә алмый. Бу очракта да әби начар өйдә яшәргә мәҗбүр – торакка мохтаҗ килеп чыга. Димәк, бу әби дә баласына дөрес тәрбия бирә алмаган. Һәм шушындый балалар тәрбияләгән өчен хөкүмәт әбине бүләкли. Өченче мисал – әби балалары тәрбиясендә, алар белән бергә яши. Балалары ссудалар ала-ала, бурычларга батып, тырышып–тырмашып йорт сала, әбине кадерләп тәрбияли (бу шулай булырга тиеш тә, һәр ананы картайган көнендә балалары тәрбияләргә тиеш). Комиссия бу әбине – сугыш ветеранының тол калган хатынын - торакка мохтаҗ дип тапмый. Бу әби, балаларына дөрес тәрбия биргән булу сәбәпле, хөкүмәт тарафыннын читкә тибәрелә. Бу әбиләр барысы да бертигез булырга, соңгылары хәтта артыграк та кадерләнергә тиеш. Безнең илдә һәрвакыт киресенчә. Черномырдин әйткәнчә, “хотелось как лучше, получилось как всегда. Машиналар бирергә сугыш ветераннарының үлеп беткәннәрен көттеләр. Хәзер аларның тол калган хатыннарына да тигез караш юк. Алар бит ветеран хатыннары гына түгел, сугыш вакытында һәм аннан соң да тылдагы булган барлык авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр. Ул җиңүдә аларның өлеше фронттагы кешеләрнеке кебек үк. Ялгышларны төзәтүне алдагы юбилей – 70 еллыкка кадәр калдырмаска иде. Бу әбиләр яңадан 5 ел яшәрләрме икән соң?

Язма авторы - Ф.Х., ләкин "ВТ"да минем исем белән басылып чыкты (анда киңәйтелеп бастырылды).

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Стандарт Windows шрифтлары

Татарские алфавиты на латинице