VK челтәрендә дуслар


Белүегезчә, VK (ВКонтакте) челтәре дуслар исемлегенә үзгәреш кертте. Нәтиҗәдә, хәзер ул рейтинг буенча түгел, ә Сезнең үзара аралашуыгыз һәм сәхифәләрегезне каравыгыз буенча тезелә. Ягъни, "иң кирәкле", "актуаль" кешеләр исемлектә иң өстә урнаша.

Бу уңайдан кайбер "акыллы башлар" ялган хәбәрләр дә таратты. Имеш, "Онлайн дуслар" исемлегендә сезнең сәхифәгезне соңгы караган кешеләр тезелә. Бу тулысынча ялган. Чынлыкта, андагы дуслар алдарак карап үткән исемлектәге тәртип белән тезелә, тик хәзерге вакытта сайтта булучылар гына күрсәтелә. Ышанмасагыз, 2 исемлекне чагыштырып, тикшерә аласыз.

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Windows өчен кирәкле програмнар

Татарские алфавиты на латинице