Windows. Татар хәрефләрен урнаштыру.

Ничек татар хәрефләрен урнаштырырга? Ничек татарча язарга? Күп кенә форумнарда һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә шушындый типтагы сорауларны күрергә була. Аларга дөрес җавап бирүчеләр булса да, кайберәүләр "бераз сәеррәк" киңәшләр дә биргәли. Мәсәлән, шундый-шундый шрифт урнаштырырга, "раскладка" "скачать итеп" куярга һ.б.

Күп кеше бер нәрсәне белеп бетерми: Microsoft компаниясе Windows 2000 операцион системасыннан башлап татар хәрефләре белән язу мөмкинлеген булдырды! Һәм моның өчен бер нәрсә дә урнаштырырга кирәкми! Бары тик татар хәрефләрен "кабызырга" гына кирәк!

Татар хәрефләрен кабызу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
1) "Панель управления" дигән көйләүләр битендәге "Язык и региональные стандарты" бүлегенә керергә. Төрле ОСларда ул төрлечә атала. Әмма барысында да бер үк ысул белән кереп була: уң якта астагы почмакта тел исеменә (RU, EN) тычканның ук як төймәсе белән басарга һәм "Параметры..." бүлеген сайларга кирәк.
2) "Добавить"
3) Исемлектән татар телен табыгыз. "ОК". "ОК".
Шуның белән - эш тәмам. Телләр арасында күчү өчен Shift+Alt төймәләре хезмәт итә.
Татар телле клавиатура:

Комментарии

  1. Аңлашыла ки, ул чакта өч раскладка була. Ә Аурупа телләрендә дә басучы тәрҗемәче тагы нимес, француз, эсперанто телләрен дә өстәсә, ул чакта клавиатурада ALT+SHIFT төймәләре тиздән бетә дигән сүз. Минеке шулай эштән чыккач (әле чәнти бармак та, баса-баса авыртып бетте), мин альтернатив вариант таптым. Ул бушлай - free Microsoft Keyboard Layout Creator. Аның ярдәмендә мин үземә җайлы булган раскладка ясадым. Ул ALT GR (уң як ALT) төймәсенә басып торганда кирәкле хәрефне китереп чыгара.
    Шәхсән миңа Microsoft татар хәрефләре урнашуы ошамый. Эзләргә, күнегергә кирәк. Латин хәрефләренең (üùû öôó îíìı éêè äáàâåæ çşß ğñ...) дә кайсы кая якта чәчелгәнне истә тотарга кирәклеген күздә тоткан халәттә бу бик җайсыз.
    Кыскасы, татарчасы әле җиңелрәк, күргәнегезчә - бездә, ичмасам, өскә куя торган билгеләр юк. Шуңа мин, тизрәк табу өчен, хәрефләрне берләштердем - бер төймәгә охшаш хәрефләрне "беркеттем":
    а - ә
    о - ө
    у - ү
    ж - җ
    н - ң
    х - һ
    Шулай итеп, гади баскан очракта гафәттәге хәреф булса, ALT GR-ны басып тотканда, татарчасы килеп чыга.
    (клавиатурага 10 бармак белән басучылар тизрәк күнегә).
    ------
    Ясагыз, бар да бар. Үл клаваны ясаганга унлап ел үткәндер инде. Аның да латин версиясен төзәтергә вакыт. Барысы да монда
    https://youtu.be/yMalGKGI-JI

    ОтветитьУдалить
  2. "гаФәттәге" сүзне "гаДәттәге" дип укырга

    ОтветитьУдалить

Отправить комментарий

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Windows өчен кирәкле програмнар

Татарские алфавиты на латинице