9 май

Минем өчен 9 май чын бәйрәм түгел. Чөнки Германиянең капитуляция ясавы инде 8е көнне үк булган. Ә сугыш хәрәкәтләре аннан соң да дәвам иткән әле. Шуңа күрә бәйрәмне 9ына билгеләү ничектер сәер тоела миңа. Мин моны кабул итә алмыйм.

Моннан тыш, ни өчен әле безнең динебезне һәм милләтебезне кысучы дәүләтнең (СССР) безгә руслардан азатлык бирергә теләгән илне (Өченче рейх, яки Германия Империясе) җиңүен бәйрәм итәбез соң без? Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, Идел-Урал штаты төзелергә тиеш булган бит. Ә без, татарлар, үз киләчәгебезне җимереп, урыс колониясе булып калдык...

Тагын бер "сәерлек": БМО тарафыннан Икенче бөтендөнья сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм килешү көннәренең (Дни памяти и примирения, посвященные памяти жертв Второй мировой войны) нәкъ менә 8-9 майларга билгеләнүе. Ә бит Икенче бөтендөнья сугышы 2 нче сентябрьдә, Япония белән сугыш тәмамлангач беткән булып санала.

Мин бу бәйрәмнән тулысынча баш тарту яклы түгел. Халыкара бәйрәм булганлыктан, мин аны бары тик шул халыкара исем белән атау (ә "Җиңү көне" дип түгел!, чөнки бу татарның җиңүе түгел, ә, алда әйтелгәнчә, киләчәгебезгә балта белән чабу) һәм, БМО билгеләгәнчә, 8-9 майларда бәйрәм итү яклы (ялгыш көнне - бары тик 9ы гына итеп түгел). Бу 2 көн ял итик дип өндәү түгел, ә ял көнен бөтенләй бетереп, истәлекле көн буларак кына калдырырга тәкъдим.

Георгий лентасы. Ни өчен әле бар халык шушы лентаны тагып йөрергә тиеш? Георгий лентасы бит христиан дине символы булып тора. Шулай булгач, без - татарларга - нинди катнашы бар православ символының? Әби-бабаларыбыз сугышка кермәгән бит шушы символ астында! Шулай булгач, нигә без үзебезнең каһарман әби-бабаларыбыз рухларын рәнҗетеп, шушы ленталарны тагарга тиешбез? Кирәк түгел! Телибезме, юкмы, әмма без (руслар һәм татарлар) хәзерге вакытта бәйрәмне уртак итеп үткәрәбез. Уртак бәйрәм христиан символы астында узаламы соң? Татарга кирәк түгел, ә менә дәүләткә кирәк булып чыга. Озак еллар дәвамында шундый “уртак” бәйрәмнәр үз йогынтыларын ясамый дип кем әйтә ала? Бүген тискәре йогынтысы зур булмаса да, киләчәктә, һичшиксез, шушы бәйрәмнең тискәре йогынтысы булачак. Дәүләт шуны белеп эшли, киләчәк буыннарыбызны күздә тотып сеңдерә яшьләребезгә. 

Комментарии

Популярные сообщения из этого блога

Обозначения качества фильмов и требования

Стандарт Windows шрифтлары

Татарские алфавиты на латинице